«Тепекәй сөйләше» битенең юрамалары арасында аерма

19 байт добавлено ,  7 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
'''Тепекәй сөйләше''' — [[Агыйдел]]нең югары агымында яшәүче бер төркем татар авылларына хас сөйләш. Татар теленең урта диалекты системасына карый.
==Сыйфатлама==
Башкортстанда югары Агыйделнең[[Агыйдел]]нең сулъяк бассейны Йигән[[Җигән елгасы]] буенда бер төркем татар авыллары бар: [[Ишембай районы]]нда Түбән авыл яки Әрмет (Нижне-Арметево), Үрге Әрмет (Верхне-Арметево), [[Әрметрәхим]], [[Янурыс]], [[Тугай (Гафури районы)|Тугай]], [[Кыявык]], [[Гафури районы]]нда [[Ялгызкаен]], [[Үтәк (Гафури районы)|Үтәк]], [[Стәрлетамак районындарайоны]]нда Агыйделнең уңъягында [[Алатана]] һ. б. Бу төбәкнең төньягында [[Турбаслы сөйләше|турбаслы]], көнбатышында (Агыйделнең уңъягы) [[Минзәлә сөйләше|минзәлә]] һәм [[Стәрлетамак сөйләше|стәрлетамак]] сөйләшләре таралган. Татар авыллары чуваш һәм башкорт авыллары белән аралаш урнашкан. Халык үзен я [[типтәрләр|типтәр]], я татар яисә ''тепекәйләр'' дип атый, ана телен татар теле («''башкортларның теле сапсим айырыла әле ул беdдэн''») дип саный. '''Д''', '''б''', '''г''' тартыкларын саңгыраулаштырып сөйләүләре өчен, аларны күрше-тирә авыллар ''тепекәйләр'' дип атый. Югарыда күрсәтелгән авылларның сөйләше [[1973]], [[1986 ел]]ларда Д. Рамазанова тарафыннан өйрәнелде. Бер үк вакытта этнографик материаллар да язып алынды. Тупланган материаллар бу авылларның сөйләшенә диалекталь күренешләрнең үзенә бертөрле системасы хас икәнен күрсәтте һәм аны мөстәкыйль татар сөйләше итеп карарга мөмкин. Бу сөйләш [[башкорт теле]]нең шактый көчле йогынтысына дучар булуы турында да әйтеп китү тиеш. Күрсәтелгән территориягә татарлар белән бергә [[мишәрләр]], [[чуашлар]] күчеп утырган. Аларга Идел буеннан күчеп килгән татарлар көчле тәэсир иткән. Халык арасында таралган риваятьләргә һәм архив материалларына караганда, Ялгызкайын, Алатана, Үтәк авылларына хәзерге Татарстанның [[Тау ягы]] татарлары, ә Көзән, Янурыс авылларына мишәрләр нигез салган. Үтәк, Янурыс авылларына, татарлар белән бергә, имеш, [[чуашлар]] да утырган дип сөйлиләр.
 
==Фонетик үзенчәлекләр==
Әдәби телдәге өрелмәле '''з''' авазына даими рәвештә тел-теш '''d''' авазы туры килә: ''ҡыd'' — кыз, ''нигеd'' — нигез, ''dаман'' — заман, ''пеdнен'' — безнең, ''ѳрѳҡсәтсеd'' — рөхсәтсез, ''артыбыdдан'' — артыбыздан, ''куdгә kyd'' — күзгә күз һ. б.
==Теркәгечләр==
Сөйләштә аларның составы һәм кулланышы әдәби телдәгечә. Бары тик ''исә'' теркәгечнең генә кулланышы активрак булуын күрсәтеп үтәргә кирәк.
 
==Чыганак==
* Баязитова Ф.С., Хәйретдинова Т.Х., Барсукова Р.С., [[Зидә Садыйкова|Садыйкова З.Р.]], Рамазанова Д.Б., [http://www.tatknigafund.ru/books/1663 Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. 1нче китап. 357-372 битләр.]
 
{{Татар теле диалектлары}}
33 970

правок