Татарча ай исемнәре: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
[[Татар теле]]ндә [[Октябрь инкыйлабы|инкыйлаб]]ка кадәр [[мөселман]] ай исемнәре таралган булган. Ләкин халык арасында, авылларда хуҗалык белән бәйле һәм кайбер җирләрдә иске төрки ай исемнәре дә кулланылган булган. Күбесе ай исемнәре кардәш халыкларының - [[башкорт]], [[казакъ]] телендә ай исемнәренә охшаш.
== Иске төрки ай исемнәре ==
 
{| class="wikitable"
|-
Юл номеры - 29:
| '''Акъюл ай (Акъюлай)''' <br> (башк. Аҡъюлай)|| Аралык ае|| [[декабрь]]||December
|}
 
==“Татар теленең диалектологик сүзлеге” буенча тәкъвим ==
[[1969]] елда Татарстан китап нәшриятында басылган “Татар теленең диалектологик сүзлеге” буенча ай исемнәре <ref>[http://www.azatliq.org/content/feature/24454699.html Татар дәверлеге кайчан югалды? ]</ref>.
Төрле халыкларда ай исемнәре
 
Татарда Төректә Европада Гарәптә(кояш) Гарәптә(ай)
 
'''Яз айлары'''
 
1. Яңарыш Mart 21 Март Aзәр Шәгъбән
2. Сабан Nısan 21 Апрель Нисан Рамазан
3. Черешмә Mayıs 21 Май Әййәр Шәүвәл
 
'''Җәй айлары'''
 
4. Печән Haziran 21 Июнь Хәзийран Зү әл-кагъдәти
5. Урак Temmuz 21 Июль Тәммүз Зү әл-хиҗҗәти
6. Ындыр Agostus 21 Август Аб Мүхәррәм
 
'''Көз айлары'''
 
7. Билек Еylül 21 Сентябрь Әйлүл Сафәр
8. Каракөз Ekim 21 Октябрь Тишринү л-әүвәл Рабигү л-әүвәл
9. Керәү Kasım 21 Ноябрь Тишринү с-сәни Рабигү с-сәни
 
'''Кыш айлары'''
 
10. Кырлач Aralık 21 Декабрь Кәнунү л-әүвәл Җүмәдиү л-әүвәл
11. Акман Оcak 21 Январь Кәнунү с-сәни Җүмәдиү л-ахир
12. Бушай Şubat 21 Февраль Шүбәт Рәҗәб
 
'''Атна көннәре:'''
 
Туган
Атлаган
Камкөн
Атнакич
Җыенкөн (Җомга)
Атнарты
Базар
 
Атна көннәренең атамаларын яңартуда, татарның урта диалектындагы Лаеш, Мамадыш, арырак: Минзәлә, Өфе, Красноуфим җирле сөйләмнәре, мишәр, керәшен, Бардым сөйләшләре, нугай, чуаш календарьләре чыганакларыннан файдаланылды.
 
'''Яңарыш''' (21.3-21.4) аеның исеме төрки-татарда да, хәзерге гарәпнең ай календәрендәге 8-нче ае – Шәүвәлдә дә берүк мәгънәне – ЯҢАРУны аңлаталар. Борынгыларыбыз бу ай башында Яңа ел башлануны бәйрәм иткәннәр. Бу айда уздырыла торган “Карга боткасы” Азак (Азов) буе төрки-болгар дәүләте таркалганнан соң Кубрат ханның дүрт улы дүрт тарафка бүленешеп, берләре Кырымга, икенчеләре Кавказга, өченчеләренең Идел-Кама-Урал төбәкләренә таралышып беткәннән соң бер-берләрен сагыну хисләрен басу өчен, яз көннәрендә кыр-яланнарга чыгып кошларны каршы алып, туганнарыннан изге хәбәр көткәннәр.
 
Бу йола безнең халыкларда бүгенгә хәтле сакланып калган, әлеге ышануга күрә “сайрап утырган кошның ботагын кошын куркытмыйча гына сындырып кесәңә сала алсаң, якын туганың белән кавышачаксың икән”. Әлеге ботак кисәге белән күзең төшкән кыз яки егетне сиздерми генә сыйпый алсаң да, ул һичшиксез синеке булачак икән! Һәм шул ук чакта Дунай буе болгар кызларында да бүгенгә хәтле үк, төньякта – Идел-Урал төбәкләрендә яши торган кызкардәшләренә шул тарафка оча торган кошлар аша сәламнәр күндереп җибәрү йоласы бар.
 
'''Сабан''' (21.4-21.5) – төрки-татарда язгы кыр эшләре башлануны, гарәптә дә Рамазан- язгы, кызу кыр эшләре барышын аңлата.
 
Сабан аеның беренче көннәрендә – 21 апрельдән башлап, Идел-Урал-Себер төбәкләре төркиләре – татар-башкортлар Сабан туен, язгы кыр эшләре башлануны бәйрәм иткәннәр. Узган гасырның 30-нчы еллларда бу йоланы большевиклар печән аенда үткәрелеп килә торган Җыен белән бергә куштырттырганнар.
 
'''Черешмә''' (24.5-21.6) – төрки-татарда да, Шәүвәл – гарәпләрдә дә язын үсемлекләрнең үсү чорын белдерә. Бу айның дәвамында йорт терлекләренең дә, кыргый киекләрнең дә ите ашарга яраксыз була. Чөнки кышын тупас һәм кипкән азык белән тукланган хайваннарның ите буш һәм арык була. Бу ай дәвамында мал-туар яңа Черәшеп – бөреләнеп килүче үлән ашап тәнен җыя – яңарта башлый.
 
Идел-Урал-Себер төркиләренең яшьләре бу ай дәвамында кичен болынга чыгып уеннар уйнаган, биегән-җырлаган. (1965-1975 еллар арасында минем, үземнең дә Татарстанның Балык Бистәсе, Лаеш һәм Питрәч бүлгеләре авылларында уздырылган СӨРӘН һәм ҖЫЕНга СӨЛГЕ ҖЫЮ уен һәм йолаларында катнашканым булды.
 
'''Печән''' (21.6-21.7) аеның башында Идел-Урал-Себер яклары төркиләре Биләр-Болгарда ирекле һәм рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә багышлап ел саен ҖЫЕН мәрасиме уздырганнар. 1930-нчы елларда большевиклар әлеге Җыен бәйрәмен “дини эчтәлекле” дип тыеп аны апрель ахырындагы Сабан ае башында үтә торган Сабан туе белән алмаштыралар.
 
Аллаһының биргәненә шөкер, Рәсәйнең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗ үд-дин 1989 елдан башлап бу Олуг Җыен мәрасимен – бәйрәмен милләт һәм өммәтебезгә кайтарып бирүгә күп иҗтиһад кылды – күп тырышты.
 
Печән аеның 22-нче көнендә, (хәзерге дәверлектә 12 июльгә туры килә) хатын-кызлар чәчәк бәйрәме уздырганннар. Печән – Хәзийран – Зү әл-кагъдәти аенда терлек-туар кыр-җәйләүләрдә симертелә. Кыргый киекләр һәм йорт хайваннарының итен әле бу айда да ашамаганнар.
 
'''Урак ае''' (21.7-21.8) – Идел-Урал-Себер тарафларында өлгергән игенне урып-җыю эшләре башланган. Ә исламгача гарәпләрдә бу вакытта Мәккә шәһәрендәге ярминкәләр башланган. Җәен көтүлектә йөртеп симертелгән мал-туарның итен ашарга яраклы вакыт җитә.
 
'''Ындыр ае''' (21.8-21.9) – безнең төбәкнең төрки халыкларында, Урак аенда җыеп алган игенне ындыр табагында эшкәртү чоры. Татар-башкорт һәм себер төркиләренең яшүсмер һәм егетләре бу айда өмәгә йөреп ындыр табагында көлтә сукканнар.
 
Ә менә ауропалылардагы “Augustus” исемендәге, гарәпләрдәге “Мүхәррәм” дип аталучы айлар “изге” дигән мәгънәгә ияләр.
 
'''Билек ае''' (21.9-21.10) – хәрфиян би – бәк – хуҗа шикелле бай булуны белдерә торган атама. Гәрәптә дә бу исем “сафәр” “сары” көз мәгънәсенә ия. Идел-Урал-Себер төбәге төркиләре бу айда уңыш бәйрәме ясаганнар.
 
'''Каракөз''' (21.10-21.11) аеның исеме үк көз фасылының уртасы, халыкта “ни арба, ни чана” вакыты булуын әйтеп тора. Гарәптә исә Рабигү л-әүвәл борынгырак чорда яз фасылын белдерә торган атама булса, VII гасырдан соң көз вакытын күрсәтә торган исемгә әйләндерелә.
 
'''Керәү''' (21.11 -21.12) – Идел-Урал-Себер төбәкләрендә бу атама көздән кышка керү вакытын үтә дә төгәл күрсәтә. Гадәттә бу айда мал-туарны кышлык ит мәүҗүдәсе (запасы) булдыру өчен сугымга тота башлыйлар. Гарәптә көзнең икенче – соңгы ае булуын белдерә.
 
'''Кырлач''' (21.12 - 21.1) – безнең якта кышкы беренче иң салкын айдан саналса, гарәптә “җәмәдә” – “кышкы кыраулар” дигән мәгънәне генә белдерә.
 
'''Акман''' (21.1-21.2) – Идел-Урал-Себер аланында кышның уртасы, бөтен җирнең дә ап-пак кар белән күмелгән мәле. Гарәптә бу ай фәкать җиргә кыраулар төшү вакытын гына аңлата.
 
'''Бушай''' (21.2-21.3) – безнең якларда йорт мал-туарының артым китерә торган чоры. Кешеләрнең язгы кыр эшләре алдыннан бушап торган вакыты. Гарәптә исә Рәҗәб изге айлардан булып, аларда да бу айда һәртөрле эшләрдән һәм һәртөрле күченеп йөрүләрдән тыелып тора торган ай.<ref>[http://www.azatliq.org/content/feature/24454699.html Татар дәверлеге кайчан югалды? ]</ref>
 
== Ай исемнәре бүген ==
 
[[Октябрь инкыйлабы|Инкыйлаб]]тан соң урысчалаштыру сәясәте нәтиҗәсендә [[татар теле]]ндә гел Юлиан тәкъвиме буенча ай исемнәре кулланыла. [[Башкорт теле]]ндә дә Юлианча ай исемнәре кулланыла, ләкин кайчакта иске ай исемнәре дә языла. [[Казакъ теле]]ндә 1970-1980 елларда иске ай исемнәре кайтарылганнар.
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
== Чыганаклар ==
* http://www.rusarchives.ru/pik/events/kazan/1405.jpg