Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 1:
'''Үзәкләштерелгән дини оешма - Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте''' – Татарстан мөселманнарын, мөселман дини оешмаларын, мәхәллә-мәчетләрен, мәдрәсә һәм башка уку йортларын берләштергән үзәкләштерелгән дини оешма.
==Тарих==
1990-елларга кадәр Татарстандагы дини оешмалар Уфадагы [[Русия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте|дини идарәгә]] буйсыналар. Казанда Татарстан мөхтәсибәте урнаша.
1992 елда Татарстанның мөстәкыйль диния нәзарәте формалаша. Аның җитәкчесе, мөфти итеп Габдулла Галиуллин сайлана. Шул ук вакытта Уфа нәзарәтенең дә Татарстандагы структур өлеше – икенче нәзарәт барлыкка килә. Аның эше белән Фәрид Сәлман җитәкчелек итә.
=== Исхакый чоры ===
[[1998 ел]]да Татарстан мөселманнарының I корылтае уздырыла. Нәтиҗәдә, бердәм дини оешма барлыкка килә. Ул Габдулла Галиуллин мөфтияте нигезендә төзелә, Уфага буйсынган нәзарәт юкка чыгарыла. [[14 февраль]]дә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе итеп [[Госман Исхакый]] сайлана. Алдагы берничә корылтайда Г. Исхакый янәдән рәис вәкаләтләрен ала. 2010 елгы Норлат вакыйгалары (2010)Норлат вакыйгаларыннан соң, ул вазифасыннан вакытыннан алда китә<ref>[http://www.azatliq.org/content/article/2274988.html Госман Исхакый мөфтилектән китте]</ref> .
=== [[Илдус Фәиз]] чоры ===
[[2011 ел]]ның [[13 апрель|13 апрелендә]] узган Бишенче чираттан тыш корылтайда мөфти итеп [[Илдус Фәиз]] сайлана <ref>http://www.tatar-inform.ru/news/2011/04/13/265725/</ref>. Аның идарәсе чорында мөфтиятнең эшчәнлеге каршылыклы була. Имамнарны, мәдрәсә җитәкчеләрен, мөхтәсибләрне билгеләү өлкәсендә конфликтлар килеп чыга<ref>[http://www.tatartime.com/?p=8527 Рамил Юныс Кол Шәрифтән китә ]</ref><ref> [http://www.tatar-islam.com/publ/m_kal_l_r/t_b_n_kamada_300_khatyn_kyz_bash_k_t_rde/3-1-0-14317 Түбән Камада 300 хатын-кыз баш күтәрде]</ref>. Икенче яктан, Татарстанда мөселман мәгариф системасында тәртип урнаштыруда һәм аны реформалауда җитди эшчәнлек башлана.
Илдус Фәиз чорының кульминацион мизгеле – 2012 елның 19 июль Казанда июль вакыйгаларывакыйгалары. Бу көнне мөфтинең машинасын шартлаталар, ә нәзарәтнең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла Якупов атып үтерелә<ref>[http://www.tatartime.com/?p=10032 Вәлиулла Якупов үтерелгән, мөфти яраланган] </ref>.
Июль вакыйгаларыннан соң мөфтинең эшчәнлеге кими, ә 2013 елның мартында ул вазифасыннан ваз кичә <ref>[http://www.azatliq.org/content/article/24920712.html Фәиз китте, мөфти вазифаларын Фәиз башкарачак]</ref>.
=== Сәмигуллин чоры ===
2013 елның 17 апрелендә мөфти вазифасына 28 яшьлек [[Камил Сәмигуллин]] сайлана <ref>[http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/04/17/84737/ Татарстан мөфтие итеп Камил Сәмигуллин сайланды]</ref>.
== Структура ==
Диния нәзарәт рәис җитәкли. Аңа [[мөфти]] дигән дини дәрәҗә бирелә. Оешманың үз эчендә төрле бүлекләр, аның каршында эшләүче оешмалар бар. Аерым әһәмияткә ия органнар - пленум, голәмәлар шурасы һәм казыят институты.
===Голәмәлар шурасы ===
* Әдһәмов Габдулла - Голәмәләр шурасы рәисе, [[РИУ]] мөгаллиме;
* Нургалиев Рөстәм - РИУ мөгаллиме ;
* Вәлиуллин Камил -, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллиме;
* Хисамов Илмир - РИУ мөгаллиме;
* Муратов Мөхәммәд-Мурат - РИУ мөгаллиме;
* Гыйззәтуллин Рамил - "Әниләр" мәчете имам-хатыйбы;
* Минниәхмәтов Рәфыйк – [[Әлмәт районы]] имам-мөхтәсибе;
* Хәлилрахманов Җәлил – [[Әлмәт мәдрәсәсе]] мөгаллиме;
* Габдуллин Зөлфәт – [["Мөхәммәдия" мәдрәсәсе]] проректоры;
* Мөликов Булат -"Амал" финанслар йорты белгече;
* Бикбаев Равил - "Өметлеләр" мәчете имам-хатыйбы;
* Нәүмов Абдрахманов - РИУ мөгаллиме;
* Шәһәвиев Сәет-Дамир - ТР Фәннәр академиясенең ислам тикшеренүләр үзәге җитәкчесе;
* Яхин Илшат - "Фәнис" мәдрәсәсе мөгаллиме;
* Акбашев Камил - РИУ мөгаллиме.
===Казыятлар ===
Казыят дини-хокукый мәсьәләләр буенча карарлар кабул итүче оешма. Татарстанның баш казые – [[Җәлил Фазлыев]].
* Төньяк төбәк - Җәлил Фазлыев (Баш казый) (Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнары керә)
* Башкала төбәге – [[Мәхмүт Шәрәфетдинов]] (Казан)
* Төньяк-көнбатыш төбәге – Рөстәм Вәлиуллин (Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе)
* Көньяк-көнбатыш төбәге - Фәһим Әхмәтҗанов (Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районы)
* Көньяк төбәге - Алмаз Шәрифуллин (Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спасс, Чистай)
* Көньяк-көнчыгыш төбәге - Марат Мәрданшин (Баулы, Бөгелмә, Лениногорск,Норлат, Чирмешән, Ютазы)
* Көнчыгыш төбәге - Рәфыйк Миңнеәхмәтов (Азнакай , Әлмәт, Зәй, Мөслим, Сарман)
* Төньяк-көнчыгыш төбәге - Руслан Мортазин (Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә)
* Кама буе төбәге – Рөстәм Шәйхивәлиев (Яр-Чаллы, Түбән Кама, Тукай, Алабуга)
=== Бүлекләр ===
=== Буйсынучы оешмалар ===
== Сылтамалар ==
* [http://dumrt.ru Рәсми сайт]
== Искәрмәләр ==
{{reflist}}
{{rq|stub|image}}
[[Төркем:Татарстанда Ислам]]
[[Төркем:Мөселман оешмалары]]
[[Төркем:Дини оешмалар]]
|