Төп менюны ачу

Үзгәртүләр

Нет изменений в размере ,  6 лет назад
к
 
== Биография ==
Ул [[1905 ел|1905]] елның 5 августында элекке [[Казан]] губернасы]] [[Спас өязе]] (хәзерге [[Татарстан]]ның [[Алексеевск районы]]) [[Зур Тигәнәле]] авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Алты яшендә үзлегеннән укырга-язарга өйрәнә, соңыннан күрше [[авыл]] мәдрәсәсендә һәм [[гражданнар сугышы]] чорында [[Чистай]]дагы Шиһап [[мәдрәсә]]сендә укый. [[1921 ел|1921]] елгы кытлык вакытында урта хәлле крестьян хуҗалыгы тәмам бөлеп, хәлсезләнеп калгач, уналты яшьлек Салих, апасы һәм җизнәсенә ияреп, [[Мәскәү]] өлкәсенә чыгып китә. Анда ул төрле көнлекче эшләрдә эшли: [[совхоз]] һәм хосусый хуҗалыкларда [[икмәк]], [[яшелчә]] җыеша, вагоннардан [[утын]], [[күмер]], [[торф]] бушатыша, [[җир]] казый, көтү көтә һ.б. [[1924 ел|1924]] елда, [[Мәскәү өлкәсе]]ндәге Соболево-Щёлково туку фабрикасында эшләгәндә, фабрика янындагы татар клубы стена газетасында аның [[В.И.Ленин]] үлеменә багышланган беренче шигыре дөнья күрә. Тиздән шигырьне Мәскәүдә [[татар теле]]ндә чыга торган «Эшче» газетасында да бастыралар. Салих Батталның әдәби [[иҗат]] юлы шулай башланып китә.
 
1924—[[1926 ел|1926]] елларда Салих Баттал татар-башкорт эшче яшьләренең Мәскәүдәге ике еллык гомуми белем курсларында укый. Бер үк вакытта шигырьләр язуын да дәвам иттерә. [[Шигырь]]ләр шул замандагы Мәскәү татар көндәлек [[матбугат]]ында даими басылып торалар. Курсларны тәмамлагач, Салих Баттал Мәскәү өлкәсендәге [[Вербилка]] [[фарфор]] фабрикасында эшли башлый, берьюлы татар эшчеләре арасында [[мәгариф]]-агарту эшләрен оештыручысы вазифасын да үти. [[1928 ел|1928]] елда фабрикада эшләгәндә алган тәэсирләре нигезендә ул беренче сәхнә [[әсәр]]ен — «Организатор» исемле комедиясен яза. [[Комедия]] 1928—1929 елларда Мәскәү Үзәк татар эшче [[театр]]ы сәхнәсендә күп мәртәбәләр уйнатыла. Ул шулай ук башка театрларда да уңыш белән бара.