Католицизм: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Католицизм''', яки '''католиклык''' ({{lang-la|catholicismus}}, {{lang-el|καθολικός}} — «гомуми», «барысы өчен дә»; беренче тапкыр чиркәүгә кагылышлы рәвештә «{{lang-el2|ἡ Καθολικὴ Εκκλησία}}» термины [[110 ел]] тирәсендә [[Антиохияле Игнатий|изге Игнатийның]] [[Измир|Смирна]] халкына хатында кулланыла һәм [[Никея Иман билгесендә]] теркәлә) — тарафдарлар саны буенча [[христианлык]]ның иң зур юнәлеше (2012 елда 1 миллиард 214 миллион тирәсе кеше<ref>[http://sibcatholic.ru/2013/05/14/uvideli-svet-novye-izdaniya-papskogo-ezhegodnika-i-statisticheskogo-ezhegodnika-cerkvi «Папа елъязмасы» һәм «Чиркәүнең статистика елъязмасы»ның яңа басмалары дөнья күрде]</ref>), ул безнең эраның I мең еллыгында [[Көнбатыш Рим империясе]] җирләрендә формалаша. Үзен бердәнбер, кафолик, нигезләүчесе һәм [[Чиркәү башлыгы|Башлыгы Гайсә Мәсих]] булган чиркәү дип хисаплый.
 
Һисториографиядә һәм дин белемендә көнчыгыш христиан чиркәве ([[православие]]) белән таркалу-аерылуны [[1054 ел]] белән бәйлиләр. Ләкин [[Константинополь]] һәм [[Рим]] кафедраларының аралашуның тукталуы V-VI гасырлардан ук башлана, ләкин ул чорда таркалу булмый кала. Католик чиркәвенең күренеп торган башлыгы итеп [[Изге Тәхет]]не һәм [[Ватикан]] дәүләт-шәһәрен җитәкләүче [[Рим папасы]] санала.
== Гыйбадәт йоласы төрләре ==
Католик чиркәвендә берничә йола төре бар: [[латин йоласы]], башка [[көнбатыш литургия йолалары|көнбатыш йолалары]] һәм [[көнчыгыш литургия йолалары]].
Юл номеры - 8:
Католик чиркәве Чиркәүнең [[Христиан чиркәвенең таркалуы (1054)|1054 елгы Бөек таркалуга]] кадәр өлешен дә үз тарихы итеп саный.
 
Католик чиркәве доктринасы буенча, Католик (Галәми) чиркәү «дөнья яратылганнан бирле алдан хәбәр ителгән, [[Исраил]] халкының тарихында һәм [[Иске Гаһед]]тә алдан әзерләнгән һәм соңгы вакытта нигезләнгән, [[Изге Рух]]ның таралуыннан килеп чыккан һәм гасырлар ахырында данлы тәмамлануга килеп ирешәчәк».<ref>[http://www.krotov.info/acts/20/2vatican/dcmnt063.html «Lumen gentium» - Икенче Ватикан җыенының Чиркәү турында Догматлар конституциясе. 1-2 бүлекләр] {{ref-ru}}</ref>. [[Һәва]] йокыда булган [[Адәм]]нең кабыргасыннан яратылган кебек, Чиркәү дә Тәредә үлгән Мәсихнең чәнчеп үтелгән йөрәгеннән туган<ref>http://www.catholic.ru/ccc/0748.html Католик Чиркәве Катехизисы, 766 бит {{Ref-ru}}</ref>.
 
Чиркәүнең дини өйрәтмәләре [[апостол]] чорларына барып тоташа ([[I гасыр]]).
== Таралыш ==
[[Файл:Catholic population.svg|thumb|right|350px|Католикларның дөньяда таралышы]]
Католик чиркәве – дин тотучылар саны буенча христианлыкның иң зур тармагы. [[2012 ел]] мәгълүматлары буенча, җир йөзендә 1,214 млрд католик бар.
 
Католиклык күп кенә [[Аурупа]] илләрендә ([[Италия]], [[Франция]], [[Испания]], [[Португалия]], [[Австрия]], [[Бельгия]], [[Литва]], [[Польша]], [[Чехия]], [[Венгрия]], [[Словакия]], [[Словения]], [[Хорватия]], [[Ирландия]], [[Мальта]] һ.б.) киң таралган. Аурупадагы 21 дәүләттә католиклар халыкның күпчелеген, ә [[Алмания]], [[Нидерландлар]] һәм [[Швейцария]]дә – ярты өлешен тәшкил итәләр<ref name="c-h" />. Көнбатыш ярымшарында католиклык Көньяк һәм Үзәк Америкада, [[Мексика]], [[Куба]], [[Канада]] һәм [[АКШ]]та киң таралган.
 
[[Азия]]дә католиклар [[Филиппиннар]]да һәм [[Көнчыгыш Тимор]]да өстенлек итәләр, католиклар шулай ук [[Вьетнам]], [[Көньяк Корея]] һәм [[Кытай]]да таралган.
 
Якын Көнчыгышта католиклар [[Ливан]]да күп ([[маронитлар]] һ.б.)
 
[[Африка]]да, төрле исәпләүләр буенча, 110 – 175 миллион тирәсе католик яши<ref>[http://www.adherents.com/adhloc/Wh_2.html adherents.com сайты мәгълүматлары]</ref>.
 
[[Русия]]дә 426 католик мәхәлләсе бар<ref name="c-h">[http://www.catholic-hierarchy.org/country/sc1.html catholic-hierarchy сайты статистикасы]</ref>, шуның чирегендә гыйбадәтханәләр юк. Русиядә католикларның саны 200 меңнән бер миллион ярым тирәсендә дип әйтелә.
 
Татарстанда ике католик мәхәлләсе бар. [[Казан]] мәхәлләсе Изге Тәренең Күтәрелүе чиркәвендә урнашкан. [[Чаллы]]дагы Изге Архангел Рафаил мәхәлләсенең гыйбадәтханәсе юк.
 
Грек католиклыгы (яки [[византия йоласы]] католиклыгы) белоруслар, словаклар, венгрлар, румыннар, украиннар, русиннар һәм [[Сүрия]], [[Ливан]] һәм [[АКШ]] мелькитлары; шулай ук бик аз санда албаннар, греклар, болгарлар, хорватлар һәм урыслар арасында таралган. Башка көнчыгыш йола католиклары [[Һиндстан]]да, Якын Көнчыгышта, [[Мисыр]]да, [[Хәбәшстан]]да, [[Эритрея]]дә, [[Гыйрак]]та һәм диаспорада яши.
 
== Искәрмәләр ==