Католицизм: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к {{Портал|Христианлык|Католицизм}} {{commonscat|Catholicism}}
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Католицизм''', яки '''католиклык''' ({{lang-la|catholicismus}}, {{lang-el|καθολικός}} — «гомуми», «барысы өчен дә»; беренче тапкыр чиркәүгә кагылышлы рәвештә «{{lang-el2|ἡ Καθολικὴ Εκκλησία}}» термины [[110 ел]] тирәсендә [[Антиохияле Игнатий|изге Игнатийның]] [[Измир|Смирна]] халкына хатында кулланыла һәм [[Никея Иман билгесендә]] теркәлә) — тарафдарлар саны буенча [[христианлык]]ның иң зур юнәлеше (2012 елда 1 миллиард 214 миллион тирәсе кеше<ref>[http://sibcatholic.ru/2013/05/14/uvideli-svet-novye-izdaniya-papskogo-ezhegodnika-i-statisticheskogo-ezhegodnika-cerkvi «Папа елъязмасы» һәм «Чиркәүнең статистика елъязмасы»ның яңа басмалары дөнья күрде]</ref>), ул безнең эраның I мең еллыгында [[Көнбатыш Рим империясе]] җирләрендә формалаша. Үзен бердәнбер, кафолик, нигезләүчесе һәм [[Чиркәү башлыгы|Башлыгы Гайсә Мәсих]] булган чиркәү дип хисаплый.
'''Католицизм''' — [[христиан дине]]нең көнбатыш тармагы. Ул — иерархияле система. [[Чиркәү]] башында [[Рим Папасы]] тора. Католик чиркәү тәгълиматы буенча, ул — [[Христос]]ның «урындагы» вәкиле. Аңа да, Христос кебек үк, әхлакый сафлык хас. Папа — {{VAT}}ның (чиркәү дәүләтенең) патшасы. Католицизм үзенчәлекле варианттагы «Өч аллалыкны» таный. Аныңча, өч алла: [[Ходай|Алла-Ата]], Алла-Угыл һәм Угылны тудыручы Алла-Ана. Католикларда ул «изге гаилә» (Иисус, Мария, Иосиф) рәвешендә таныла. [[Изге Ана|Иисус анасы Мариягә]] аеруча хөрмәт күрсәтелә. Католик чиркәүдә гыйбадәт кылу гаять зиннәтле атмосферада уза. Инструменталь музыка (орган), диварлардагы сынлы сәнгать әсәрләре, күп тавышлы хор һ. б. чаралар гыйбадәт кылуның сәхнә әсәрләредәй тәэсирле булуын тәэмин итәләр.
 
Һисториографиядә һәм дин белемендә көнчыгыш христиан чиркәве (православие) белән таркалу-аерылуны [[1054 ел]] белән бәйлиләр. Ләкин [[Константинополь]] һәм [[Рим]] кафедраларының аралашуның тукталуы V-VI гасырлардан ук башлана, ләкин ул чорда таркалу булмый кала. Католик чиркәвенең күренеп торган башлыгы итеп [[Изге Тәхет]]не һәм [[Ватикан]] дәүләт-шәһәрен җитәкләүче [[Рим папасы]] санала.
 
Католик дине башында торучыларның хәзер дә үзләренең бөтен дөньяга йогынты ясап тору хыялыннан кире кайтканнары юк әле. Бу хәл католицизм белән [[православие]] дине башында торучылар арасында конфликтлы ситуация тудыра.
== Искәрмәләр ==
{{Reflist}}
== Шулай ук карагыз ==
{{Портал|Христианлык|Католицизм}}