Рим папасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Ajdar (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 66:
[[Кануни хокук кодексы]] папаның тәхеттән баш тарту мөмкинлеген исәпкә ала. Аның буенча ваз кичүне кемнең дә булса раславы кирәк түгел: ваз кичүнең дөреслеге өчен бердәнбер шарт – папаның үз теләге белән китәргә тиеш. [[Бенедикт XVI]] [[2013 ел]]ның 28 февралендә тәхеттән ваз кичте — аңа кадәр бу хокукын кулланган соңгы папа [[Григорий XII]] иде ([[1415 ел]]да понтификаты тәмамлана). Кайбер мәгълүматлар буенча, [[2000-еллар]] башында [[Иоанн Павел II]] дә сәламәтлек начараю сәбәпле вазифасын калдыру хакында уйланган.
== Папаның хакимияте ==
=== Папаның Чиркәү кысаларында хакимияте ===
Папаның Чиркәүдәге хакимияте – бөтен Католик чиркәве өстеннән булган, дөньяви хакимияттән бәйсез һәм әхлак һәм дин мәсьәләләренә генә түгел, ә Чиркәү идарәсенә үк тарала торган югары һәм юридик яктан тулы хакимият.
 
Папа Чиркәүдә югары канун чыгару хакимиятен гамәлгә ашыра: папа (һәм Дөнья җыены) бөтен Чиркәү яки аның аерым өлеше өчен мәҗбүри булган кануннар чыгару, аларны аңлату-шәрехләү, үзгәртү һәм туктату хокукына ия.
 
Папа каноник яктан югары, апостоллар хакимиятенә ия. Иман һәм әхлак мәсьәләләрендә папа дин өйрәтмәсенең сафлыгын күзәтә, ягъни ялган тәгълиматларны кире кага, дин дәгъваты (миссионерлык хәрәкәте) белән идарә итә, Католик чиркәвенең Дөнья җыеннарын чакыра, аларның утырышларын алып бара (шәхсән үзе яки рөхсәтле кешеләре белән), карарларын раслый, җыеннарны күчерә яки тарата. Папа дин мәсьәләләрендә хатасызлыкка ия (ягъни хаталар эшләргә сәләтле дә түгел).
 
Папа Чиркәүнең югары хөкем хакимиятенә дә ия. Теләсә кайсы мәхкәмә эше аңа беренче инстанциягә җибәрелгән кебек тапшырыла ала. Җинаятьләрдә гаепләнүче кардиналлар, нунцийләр һәм епископларны бары тик папа гына хөкем итә ала. Чиркәү процессларында апелляцияләр буенча папа 3 нче инстанциядә эшләрне хәл итә. Папа чыгарган карар буенча дөньяви мәхкәмәгә шикаять белән мөрәҗәгать итү тыела.
 
Папа кулында Чиркәүнең югары башкарма хакимияте: ул епархияләрне барлыкка китерә, үзгәртә, бетерә; епископларны вазифаларында раслый, урыннан күчерә яки алып ата, вакансияләрне тутыра, югары дәрәҗәдә чиркәү милке белән идарә итә, яңа әүлияләр һәм изгеләрне игълан итә.
 
Папа – Католик чиркәвенең гомумилеге (универсальлеге) һәм бердәмлегенең гаранты. Шуңа күрә папа хакимияте суверен. Папа аша Чиркәүнең аерым өлешләре дә тулы көч белән эшлиләр. Папаның бердәнбер хакимият булуы Чиркәү эчендә канунилык һәм тәртипне саклау өчен кирәк. Рим чиркәве бер хакимиятле һәм ул демократияне дә, аристократияне дә кабул итми. Пападан башка дөнья җыены да юк. Җыен вакытында папа үлсә, утырышлар Римның яңа епискобын сайлаганчы туктатыла.
=== Папаның дөньяви хакимияте ===
Папа – Ватикан дәүләтенең башлыгы.
[[1870 ел]]га кадәр папалар хәзерге [[Италия]]нең шактый җирләренең һәм 1791 елга кадәр Франциянең кайбер биләмәләренең – «папа өлкәсенең» – дөньяви хуҗалары булалар.
 
Папа хакимиятенең куәт-кодрәтенең иң югары ноктасы – [[1075 ел]]да кабул ителгән «[[Папаның диктаты]]» ({{lang-la|Dictatus papae}}) дигән документ.
 
== Искәрмәләр ==
{{reflist}}