«Зәрдөштлек» битенең юрамалары арасында аерма

2 байта добавлено ,  7 лет назад
к
 
==Дини ышанулар==
Изге китаплары — [[Авеста]]. Бу диндәгеләр бер [[Ходай]]га – утка табынганнар. Зәрдөштлек дине — җирдә тормыш барлыкка килү һәм аның үсеше турындагы дини, фәлсәфи тәгълимат, анда тормыш — ике капма-каршылык башлангычы — изгелек һәм явызлык, яктылык һәм караңгылык, җылы һәм салкынның көрәше, дип таныла. Зәрдөштлек тәгълиматы буенча, дөньяны асурлар (яктылык һәм изгелекне гәүдәләндергән рухлар) башлыгы Ахурамазда һәм дэвларның (караңгылык һәм явызлык) башлыгы Анхра-Майнью яраткан. Зәрдөштлекнең төп принциплары: изгелек белән явызлыкны капма-каршы куючы дуализм; изгелекнең җиңеп чыгуына ышаныч[[ышану]]. Зәрдөштлек динендәгеләр җанның үлемсезлегенә, теге дөньяга һәм дөнья бетүенә ышана. Зәрдөштләр өчен утка, суга, җиргә, һавага табыну хас.
 
Борынгы әдәбиятта III меңьеллык башлануга Ахура-Мазда идеяләре өстен булып чыгачак һәм җирдә “идиллик тәртип” урнашачак дигән фикерләр бар, бу фикер зәрдәштлек динендә дә очрый.
76 465

правок