Әлмәт татар драма театры: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 20:
1954-58 дә театрның баш режиссёры булып [[Сәет Булатов]] эшли. Аның тарафыннан [[Шәриф Камал|Ш. Камал]] («Томан арты», 1955), [[Сәет Кальметов|С. Кальметов]] («Соңгы очрашу», 1955; «Ышанычлы юлдаш», 1956), М. Хәсәнов («Нурихан», 1955; «Рамай», 1957), [[Фәтхи Бурнаш|Ф. Бурнаш]] («Яшь йөрәкләр», 1957) пьесалары буенча куелган спектакльләр актёрлар өчен җитди иҗат мәктәбенә әверелә.
 
Театрны 1963-66 да җитәкләгән [[Гата Йосыпов|Г. Йосыпов]] коллективны профессиональ кадрлар белән тәэмин итүгә, актёрлык осталыгын үстерүгә зур өлеш кертә. Ул эшләгәндә театрда студия оештырыла. Аны тәмамлаган К. Вәлиев, Д. Кузаева, Л. Солтанова, А. Мусина, Җ. Исмәгыйлов, [[Рамазан Ихсанов|Р. Ихсанов]] соңыннан театрның әйдәп баручы актёрлары булып танылалар. Театр репертуарында драматурглар Г. Ахунов, А. Гыйләҗев, Т. Миңнуллин, Ш. Хөсәенов пьесалары куела башлый, режиссёрлар тәрбияләнә, коллективның әхлакый-эстетик позициясе билгеләнә.
 
1969-72, 1975-83 тә театрны [[Гали Хөсәенов|Г. Хөсәенов]] җитәкли. Аның тарафыннан куелган [[Туфан Миңнуллин|Т. Миңнуллинның]] «Ай булмаса, йолдыз бар» өчен (1978), драматург, режиссёр Г. Хөсәенов, төп рольне башкаручы [[Дамира Кузаева]] 1979 елда ТАССРның [[Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге]]нә лаек булалар. Театр репертуары драматурглар [[Фоат Садриев|Ф. Садриев]], [[Юныс Сафиуллин|Ю. Сафиуллин]], [[Ризван Хәмид|Р. Хәмид]], [[Рөстәм Мингалимов|Р. Мингалим]] пьесалары белән баетыла.