Нельсон Мандела: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 29:
[[1944 ел]]да Мандела [[Африка милли конгрессы]]ның (АМК) Яшьләр лигасына керә, тиздән аның җитәкчесе була. 1950 нче елларда — Мандела — Африка көньягында [[апартеид]]ка каршы иң актив көрәшчеләрнең берсе. Күп тапкыр полиция тарафыннан кулга алына. [[1960 ел]]да (тәртипсезлекләр нәтиҗәсендә 67 кеше һәлак булгач) илдә Африка милли конгрессы ябыла, аның эшчәнлеге тыела. Мандела кануный булмаган эшчәнлек башлый. Аның җитәкчелегендә АМКның хәрби оешмасы оеша. [[1964 ел]]ның июнендә ул кулга алына һәм гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителә. Төрмәдә утырган чагында ул дөньякълщм таныла. Көньяк Африкада һәм башка илләрдә аны азат итү буенча хәрәкәт оеша. 27 ел Мандела төрмәдә утыра<ref>[http://www.azatliq.org/content/news/1184752.html Азатлык радиосы: Нельсон Манделага 90 яшь тула]</ref>. Төрмәдә ул [[туберкулез]] белән авырый. [[1985 ел]]да КАҖ президенты [[Питер Бота]] аңа сәяси эшчәнлектән баш тапту хисабына иреккә чыгаруны тәкъдим иткәч, Мандела тәкъдимнән баш тарта.
 
[[1990 елдаел]]да, илдә апартеид системасы кризисы күзәтелгәндә, Мандела иреккә чыгарыла, [[1991 елдаел]]да АМКны җитәкли. [[1994 ел]]да Көньяк Африкада беренче тапкыр гомум ил сайлавы үткәрелә, аның нәтиҗәсендә Мандела КАҖның беренче кара тәнле президенты булып сайлана. 1996 елда аның җитәкчелегендә җөмһүриятнең яңа конституциясе кабул ителә.
 
[[1993 ел]]да Нельсон Мандела [[Фредерик Виллем де Клерк]] белән бергә «Көньяк Африкада апартеид режимының тыныч юл белән тәмамлану эше һәм яңа демократиягә нигез әзерләүләре өчен» [[Тынычлык өчен Нобель премиясе]]нә лаек була.