Иске Шөгер: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 69:
|add3 =
}}
'''Иске Шөгер''' — [[Татарстан Республикасы]]ның [[Лениногорск районы]]ндагы авылтатар авылы.
 
Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 423282.
Юл номеры - 78:
Шушма һәм Шөгер елгалары буена утырган Шөгер авылы [[1747]] елда үткәрелгән Икенче ревизия документларында искә алына. 1859 ел мәгълүматларын эченә алган тарихи чыганактан күренгәнчә, авылда 19 хуҗалык булып, аларда 66 ир-ат һәм 68 хатын-кыз көн иткән, мәчет эшләгән.
 
[[1870 ел]]да Шөгер якларына килеп чыккан Америка сәнәгатьчесе Ласло Шандор нефть эзләү барышында Шөгерне үзенең төп үзәге итә, йортын шунда сала, складлар төзи. 1881 елда ул Шөгердә кечерәк кенә гудрон ([[битум]]) заводы ача.
 
Революциягә кадәр Шөгердә өч мәхәллә эшли. Дүртенче мәчет [[1920]] елда Иске Шөгердән [[Яңа Шөгер]] аерылып чыккач төзелә.
 
Иске Шөгер авылы тарафында тау, елга-инеш, чишмә-кизләү, кое атамалары байтак. Авыл халкы тирә-юньнәрендәге географик атамаларны көндәлек кулланышка кертеп яши. Елгалар: Шушма, Шөгер суы, Зубай суы һ. б. Чишмә-кизләүләр: Габдерәхим чишмәсе, Кичү тау чишмәсе, Мунча коесы чишмәсе, Дегет базы чишмәсе, Тукмак чишмәсе, Тамчылы чишмәсе, Җир күпер чишмәсе, Текә тау чишмәсе, Олы чишмә, Насыйр чишмәсе һ. б. Коелар: Мунча коесы, Кыяр коесы, Айгыр коесы, Бетле коесы, Сасы кое, Миннехәер коесы, Олы кое һ. б. Таулар: Тәкә тавы, Бизмән тау, Озын тау, Текә тау, Терекөмеш тавы, Жандур тавы (бу тау атамасы Шондор исеменең үзгәртелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән), Габбас тавы, Чат тау, Коры күл тавы, Кырын тау, Кичү тау башы, Мәликул тавы, Баллы тау, Кырым тавы һ. б.