Урман: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 55:
[[Ылыслы урман]]да [[чыршы]] һәм [[нарат]] агачлары, [[мүк]], [[абага]], нарат җиләге, кара җиләк, кызыл бөрлегән, кымызлык үсемлек – үләннәре үсә. [[Яфраклы урман]]да [[каен]], [[юкә]], [[өрәнге]], [[имән]], [[миләш]] агачлары, [[читләвек]], [[кура җиләге]], [[гөлҗимеш]], [[балан]] куаклары, энҗе чәчәк, курай үләне, канлы үлән үрчи.
 
[[XVIII гасыр]] башында [[Казан губернасы]] биләмәләренең 50 процентын урманнар биләгән булган. Урманнарның шулкадәр кырылу сәбәпләре дип, ул мәнфәгатьләре буенча, [[Петр I]] әмере белән, [[Санкт-Петербург]] каласын салуга, аннары хәрби суднолар төзүгә урман (нигездә, ылыслысын) кисүне, [[XX гасыр]]да республикада күпләп [[нефть]] чыгаруны, [[Куйбышев сусаклагычы|Куйбышев]] һәм [[Түбән Кама сусаклагычы|Түбән Кама]] [[сусаклагыч]]лары гамәлгә кергәч су бастыруны, чәчүлек җирләр атап була.<ref>[http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/01/09/81650/ Гамәлгә куелган Халыкара Урман көне [[төркиләр]] һәм [[иранлылар]]ның [[Нәүрүз]]енә туры килә]</ref>
 
[[Екатерина I]] тәхеткә утыргач, Урман конторасы бетерелеп, урманнарны саклау һәм карау [[алпавыт]]ларга, старосталарга һәм приказчикларга йөкләнә. Гомуми күзәтү воеводаларга һәм губернаторларга тапшырыла. Мондый чаралар урманнарны юкка чыгару дәрәҗәсенә китерә: рөхсәтсез урман кисү, чәчүлек һәм болынлыклар өчен меңнәрчә-меңнәрчә гектар агачлар аударыла. [[Павел I]] чорында бу кимчелекләр бетерелә.<ref>[http://ursaevo.ucoz.net/publ/25-1-0-131 II кисәк. XX БҮЛЕК. УРМАННАР – ЗУР БАЙЛЫК]</ref>
 
Аеруча зур югалтулар [[имән]]лекләр кичерде. Петр I заманында ук бездәге төз имән агачларын Казанның [[Бишбалта бистәсе]]ндә суднолар[[кораб]]лар төзү өчен файдаланганнар. Әле [[1940-еллар|1940 елларда]] имәнлекләр урманнарыбызның 40%ын биләп торганнар. 1978-1979 елгы салкыннар республикада имәннәргә зур зыян салган иде. Хәзер Татарстанда имәнлекләр биләп торган мәйданнарны кабат торгызу планлаштырыла.
 
<gallery>