Никита Хрущёв: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Бот: бу мәкаләнең интервики сылтамалары (1) хәзер Wikidata-да
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
'''Никита Хрущёв''' — совет чоры [[сәясәтче]]се, [[ССКП ҮК]]нең беренче Генераль секретаре.
 
1953 елның сентябрь Пленумында Хрущев [[КПСС ҮК]]ның Беренче секретаре вазыйфасын алуга ирешә. Аңарчы мондый вазыйфа булмый. 1956 елда, КПССның ХХ съездының ябык утырышында Хрущев [[Сталин]]ның шәхес культы турында доклад сөйли. Халкыбызга [[кәрим Тинчурин|К.Тинчурин]], [[Галимҗан Ибраһимов|Г.Ибраһимов]], [[Муса Җәлил|М.Җәлил]] кебек шәхесләрнең исемнәре кайта. Тиз арада том-том китаплары да басыла. 1957 елда КПСС ҮК Президиумы утырышы 4 көнгә сузыла. Хрущевны КПСС ҮКның Беренче секретаре вазыйфасыннан алу турында карар кабул ителә. Кремль түрәләре икегә бүленә. “Сталин гвардия”се сан ягыннан зуррак булса да, Хрущев төркемендә [[Георгий Жуков|Жуков]] булу сәбәпле, әлеге төркем җиңүгә ирешә. Молотов, Маленков, Каганович һәм Шепилов төркеме “антипартийная группа” дип игълан ителә. Дүрт ай узуга, Хрущев үзен ике тапкыр “карьера үлеме”ннән саклап калган легендар Жуковны да КПСС ҮК Президиумы составыннан чыгаруга һәм кораллы көчләр министры вазыйфасыннан азат итүгә ирешә. 1958 елдан Хрущев Министрлар Советы рәисе постын да үзенә алып, СССРның бердәнбер хуҗасы булып кала.
 
Хрущев Кремльдәге күп кенә түрәләргә дә ошамый. СССР Югары Советы Президиумы рәисе [[Леонид Брежнев]] 1964 елның апрелендә, 70 яшьлек юбилее белән котлап, Хрущев түшенә өченче Герой йолдызы кадый. Ә менә ул чордагы [[Украина]] башлыгы Шелест сүзләренә караганда, Брежнев КГБ башлыгы Семичастныйга Хрущёвны юкка чыгаруның дүрт ысулын тәкъдим итә: авиаһәлакәт, автомобиль һәлакәте, агулау яки кулга алу. Әмма боларның берсе дә эшләнми. [[1964 ел]]ның Октябрь пленумына Хрущевны гаепләү докладын Суслов алты ай әзерли. Башкаларның чыгышларын әзерләү дә оешкан төстә бара. [[Фетнә]] турында Хрущевка хәбәр салучы булмый. Пленумда барысы да Хрущевка ябырыла. Каршы сүз әйтерлек урын калмый. Постыннан алынгач, Хрущев “домашний арест”та 7 ел яши. Шул вакытта ул истәлек-мемуарларын магнитофон тасмасына яздыра.