Чәй: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Addbot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 131 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q6097 (translate me)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{rq|stub|wikify}}
[[Файл:Glass of tea 05119.jpg|right|200px|thumb|Чәй стаканы]]
{{Портал|Эчемлек}}
'''Чәй''' ([[Кытай теле|кыт.]] 茶 – «ча́» пекин һәм гуандун диалектларында, «те̂» амой һәм «тца» тайвань диалектларында, [[Япон теле|яп.]] 茶 «тя» һәм お茶 «о-тя») – [[чәй агачы]] [[яфрак|яфракларын]] [[су]] эчендә [[пешерү]] нәтиҗәсендә чыккан [[эчемлек]].
 
==Тарихи белешмә==
Чәйнең ватаны булып Кытай санала. Анда аны культура буларак VII гасыр башында үстерә башлыйлар. Европага чәй Португалия диңгезчеләре белән 1517 елда килеп керә. Русиядә чәйне беренче тапкыр барлыкка килүе [[1683
ел]]да Мәскәү илчесе Василий Старковның [[Монголия]]гә баруы белән бәйлиләр. Ләкин моңа ышануы кыен, чәйнең күршеләре татарны халкының төп эчемлеге икәнен белмичә, аны эчәргә өйрәнергә монголлар янына бару бер тарихи анекдот булырга охшаган. Гади урыслар чәйне чынлап торып 20 гасыр башында эчә башлыйлар. Коммерсант журналы язганча, ул заманда урыс халкының төп эчемлеге — [[арыш]] икмәгеннән ясалган [[куас]] була. Русия гаскәре солдатларының куас эчеп агуланулары еш булу сәбәпле, Уставка солдатларга эчемлек итеп кайнар чәй эчертү турында маддә кертелә. Тиздән чәй хәрбиләргә ияреп тыныч халык арасында да тарала.
==Чәйнең төрләре==
{{тәрҗемә|en|Tea}}
Эшкәрткәндә бара торган химик процессларга карап, чәй берничә төргә бүленә: кара чәй — әлеге чәйдә [[оксид]]лашу нәтиҗәсендә зур үзгәрешләр була; яшел чәй — оксидлашканда, үзгәрешләр бик аз барлыкка килә. Нәтиҗәдә чәй яфрагындагы барлык файдалы матдәләр сакланып кала; кызыл чәй — бу чәйдә оксидлашу нәтиҗәсендә уртача үзгәрешләр бара. Ул үзенә кара һәм яшел чәй сыйфатларын берләштерә; сары чәй — оксидлашу нәтиҗәсендәге үзгәрешләр бары чәй яфрагын төргән вакытта гына бара.
{{тәрҗемә|ru|Чай}}
 
[[Төркем:Чәй|*]] [[Төркем:Эчемлекләр]]
Кулланыла торган чимал һәм эшкәртү технологиясенә бәйләнешле рәвештә чәйләрнең түбәндәге төрләре җитештерелә: бөртек чәй — кара, яшел, сары һәм кызыл чәйләр; прессланган чәй — яшел кирпеч чәй, кара һәм яшел такта чәйләр, кара һәм яшел таблетка чәйләр; тиз эрүчән чәй (экстрагирланган) — яшел һәм кара чәйләрнең куертылган сыек яки коры сыгынтылары; пакетлы чәй — бер пешерерлек чәй, бик нык вакланган чәй 2—3 граммлап пакетларга тутырыла.
 
Чәйнең теләсә кайсы төре хушисләндерелергә мөмкин. Аның ике ысулы бар. Беренче ысул — кипкән чәчәкләр (ясмин, роза чәчәкләре Һ.6.), орлыклар (әнис орлыклары), тамырлар ([[ирис]], куркума) һ.б. белән табигый хушисләндерү. Икенче ысул — синтетик хушисләткечләр кушып, ясалма хушисләндерү. Яфрагын эшкәртү буенча чәйләр мондый төрләргә бүленә: гранула чәй (CT.C. — crush, tear and curl — вакланган, уылган, бөтерелгән), яфрак чәй һәм вак чәй. Халыкара классификациясе ягыннан яфрак чәйләрнең түбәндәге категорияләре була: Флаури Пеко (FP)1 — яшь ботакларның өске өлешендәге алтынсу типслары күп булган яфраклардан; Оранж Пеко (OP) — өстәге яшь ботакның беренче яфракларыннан (флешлардан); Пеко (P) — икенче яфраклардан; Пеко Сушонг (PS) өченче яфраклардан җитеш- терелә. Вак чәйләргә «Брокен» сүзе өстәлә. Мәсәлән, Брокен Оранж Пеко (BOP), Брокен Пеко (BP), Брокен Пеко Сушонг (BPS).<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1239/read#page66 Хаков В.Х., Латыйпова Ә.И., Бакирова С.Д., Товар турында мәгълүмат укыйбыз: кулланучыга белешмә-сүзлек бит66]</ref>
«Чәйнең сортын билгеләгәндә, экспертлар мон- дый параметрларга игътибар итә: — чәй яфрагының тышкы кыяфәтенә; — тәменә һәм исенә; — төсенә; — пешкән чәй яфрагының төсенә. ГОСТ буенча букет, югары, беренче, икенче сортлы чәйләр җитештерелә. » — Хаков В.Х., Латыйпова Ә.И., Бакирова С.Д., Товар турында мәгълүмат укыйбыз: кулланучыга белешмә-сүзлек бит67
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
[[Төркем:Чәй|*]]
[[Төркем:Чәй|*]] [[Төркем:Эчемлекләр]]
 
{{Link FA|hu}}