Шикәр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 109 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q11002 (translate me)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 23:
== [[Лактоза]] ==
Лактоза (сөт шикәре) [[сөт]]тә була. Ул — аеруча туклыклы матдә. [[Гидролиз]] вакытында лактоза глюкозага һәм глюкоза белән фруктозаның изомеры булган галактозага таркала.
 
==Шикәр алмаштыргычлар==
Русиядә кеше елга уртача 37 кг «ак үлем» ашый. Шикәрне кирәгеннән артык кулланучыларга [[кариес]], [[симерү]], [[шикәр диабеты]], [[гипертония]], [[атеросклероз]] һ.б. яный. Менә шул «шатлыкларны» булдырмас өчен, кеше тәүлегенә 60—90 г гына шикәр ашарга тиеш. Ә өлкәннәргә тагын да азрак күләмдә. Тәмлетамакларга исә шикәр аналогларына күчәргә киңәш ителә. Шикәр аналоглары ике төргә: татлыландыргыч һәм шикәр алмаштыргычларга бүленә. Алар-ның татлылыгы һәм калориялелеге төрлечә була. Татлыландыргачлар — күп атомлы спиртлар, ягъни чиста химик матдәләр. Иң татлы татлыландыргычлар булып сахарин, аспартам, цикламат санала. Цикпамат шикәргә караганда — 30, [[аспартам]] — 200, [[сахарин]] 500 тапкыр татлырак. Алар [[чәй]], [[каһвә]] эчәргә яратучылар өчен яхшы, ә камырга салсаң, бәлешләрдән әче тәм килә. Бу төр татлыландыргычларның [[калория]]се аз. Шулай да аларның файдасы һәм зыяны турында галимнәр арасында бүгенге көнгә кадәр бәхәс бара. Шикәр алмаштыргычлар — [[сорбит]] һәм [[ксилит]] — табигый чималдан (мәсәлән, ксилит [[үзагач]]тан, [[кукуруз]] чәкәненнән) җитештерелә. Сорбит татлылыгы ягыннан шикәрдән калыша, ә ксилит шикәр белән бер дәрәҗәдә. Алар белән чәй эчәргә дә, камырга салырга да була. Шикәр алмаштыргычлар диабет белән авыручылар өчен алыштыргысыз ризык санала. Ә менә симез кешеләргә аларны кулланырга киңәш ителми. Сорбит белән ксилитны кирәгеннән артык куллану зарарлы. Алар эчне йомшартырга һәм [[үт]]не артык кудырырга мөмкин.<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1239/read#page44 Хаков В.Х., Латыйпова Ә.И., Бакирова С.Д., Товар турында мәгълүмат укыйбыз: кулланучыга белешмә-сүзлек бит44]</ref>
 
{{Commons category|Sugars}}