Фәнис Яруллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
к 85.26.164.28 үзгәртүләре (бәхәс) Addbot юрамасына кадәр кире кайтарылды
Юл номеры - 26:
 
== Тормыш юлы ==
ФәнисCCCCCCCC ЯруллинYYYYYYФәнис Яруллин [[1938 ел]]ның [[9 февраль|9 февралендә]] [[Татарстан]]ның [[Баулы районы]] [[Кызылъяр]] авылында игенче гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфын Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. [[1954 ел]]да «[[Татнефть]]» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. [[1957 ел]]да Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава уFFHFGHGFHкчыукчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.
 
Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Фәнис Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: [[1963 ел]]да экстерн тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, [[1970 ел]]да исә, читтән торып укып, [[Казан дәүләт университеты]]ның тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре [[1960 ел]]да Баулы район газетасында, аннан соңGHGJHGGысоң республиканың үзәк газета-журналларында басылалар. [[1964 ел]]да авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга.
 
Җитмешенче еллар башында Фәнис Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. [[1971 ел]]да ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр [[«Казан утларыGHGHGHGHутлары» журналы]]нда һәм [[Татарстан китап нәшрияты]]нда аерым китап булып басылып чыккач, аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу повесте белән Фәнис Яруллин киң масса укучылар алдында таныла, әсәр русчага, казакъчага тәрҗемә ителә.
 
Фәнис Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы. [[1978 ел]]да «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор Татарстанның Муса Җәлил исемендGHJNGHGNJHGәгеисемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе [[Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры]] сәхнәсенә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды.
 
Фәнис Яруллин аеруча хикәя жанрында уңышлы эшли. Анын үзенчәлекле юмор белән сугарылган, тормышчан, заманча, оптимистик хикәяләре «һәркемнең үз сукмагы» дигән чираттагы җыентыгына тупланган, Әдипнең поэтик иҗатыннан аерым үрнәкләр [[рус теле]]нә тәрҗемә ителеп, «Современник», «Аврора», «Волга», «Байкал» кебек журналларда һәм «Литературная Россия», «Комсомольская правда» кебек үзәк газеталарда да урын ала килә.
 
Язучы [[2011 ел]]ның [[8 декабрь|8 декабрендә]] [[Казан]] шәһәрендә вафат була<ref>[http://www.intertat.ru/tt/milli/item/1419-fәnis-yarullin-bakyiylyikka-kүchte.html Фәнис Яруллин бакыйлыкка күчте]</ref>.
 
== Шулай ук карагыз ==
{{Портал|Шәхесләр}}