«Арпа (ыруг)» битенең юрамалары арасында аерма

1257 байт убрано ,  7 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
к (Bot: Migrating 1 interwiki links, now provided by Wikidata on d:Q518044)
| subfamilia = ''[[Pooideae]]''
| tribus = ''[[Triticeae]]''
| genus = '''[[Арпа''']]
| species =
| latin = {{btname|Hordeum|[[L.]]}}
| section name = Секция һәм төрләре
|ncbi=4512
}}
'''Арпа́''' (''Hordeum''), [[кыяклылар]] семьялыгыннан бер һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы; бөртекле ашлык культурасы, якынча 10 төрне берләштерә. Иртә өлгерүчән сабан һәм уҗым үсемлеге. ТРда нигездә сабан арпасы үстерелә.
 
Арпа ыругында Төньяк ярымшарның һәм Көньяк Американың тропик булмаган өлкәләрендә, тропикларның биек тауларында үсә торган 30 лап төре исәпләнә. Арпа, азык һәм терлек азыгы үсемлеге буларак, бик борынгы культура. Башакчыклары бер чәчәкле, алар башак күчәренең һәр буынында өчәрләп урнаша. Кылчыклары озын. Арпа — бөртеклеләр арасында иң тиз өлгерә торган культура, шуңа күрә аны Ерак Көньякта һәм биек тауларда үстерергә мөмкин.<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1760/read#page401 Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит401]</ref>
 
==Сыйфатлама==
Культурада Гордеум сативум (Hordeum sativum) төре генә киң таралган, ә калган төрләре — кыргый үсә торганнар. Арпаның тамыр системасы чуклы, төп массасы сукаланган катламда тарала, аерым тамырлары 1 м тирәнлеккә кадәр китә. Сабагы — куыш эчле салам, биеклеге 30-35 см дан 130-135 см га кадәр. Яфрагы бүтән кыяклыларга караганда киңрәк. Чәчәк оешмасы — башак. Җимеше — бөртек, кабыклы яисә ялангач, сары, коңгырт яки көрән төстә. Арпа — дым яратучан берьеллык үсемлек, уңдырышлы балчыксыл, нейтраль реакцияле һәм туклыклы матдәләре җитәрлек булган туфракта яхшы үсә. Арпа күп рәтле, ике рәтле һәм арадаш рәтле өч төргә бүленә.
 
Аларның һәркайсы, үз чиратында, башакның тыгызлыгы (кабыклы һәм ялангач бөртекле), башак төсе һ.б. билгеләре буенча җыелма төркемнәргә бүленә. Арпа әһәмиятле терлек азыгы, ашамлык һәм техник культура. Арпа югары азык сыйфатларына ия һәм концентрацияләнгән азык буларак киң кулланыла. Энергетик туклыклылыгы буенча арпа солыны уза. Арпа оны икмәк пешерү сәнәгатендә бодай һәм арыш онына өстәмә буларак кулланыла. Арпа бөртеге ярма ярдыруда киң кулланыла. Сыра кайнату сәнәгате өчен төп чимал чыганагы булып санала. Сыра кайнату өчен үстерелгән арпаның сыйфаты үстерү, җыйганнан соңгы эшкәртү һәм аннан соңгы саклау шартларына бәйле. Бөртекнең составы туфрак-климат һәм агротехник шартларга туры китереп үстерелгән аерым сортлардан алынырга һәм аерылып торырга тиеш. ТРда арпа төп ашлык-фураж культурасы буларак үстерелә, чәчүлек мәйданы 381,4 мең га тәшкил итә, гектарыннан 34,3 ц уңыш алына (2005). ТРда чәчәргә рөхсәт ителгән сортлар: «Московский 2» (1984), «Нутанс 778» (1988), «Эльф» (1997), «Рәхәт» (1998), «Раушан» (1988), «Нур» (2002). Корткычлары – швед һәм гессен чебеннәре, яшелкүз, чыбык личинка, кандала-ташбакалар; авырулары – тузанлы һәм каты кисәү гөмбәләре, сабак һәм арпа күгәреге, ончыл чык һ.б.
==Әдәбият==
* [[Фатыйх Бәхтиев|Бахтеев Ф.Х.]] Ячмень. М., 1955;
33 970

правок