Даниель Дефо: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Addbot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 72 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q40946 (translate me)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25:
'''Даниель Дефо''' {{lang-en|Daniel Defoe;}} Daniel Foe исеме белән туган; [[1660- еллар]] тирәсе, Криплгейт – [[26 апрель]] (яки 24-е, төгәл дата бәхәсле), [[1731 ел]], [[Мурфилдс]]) – инглиз язучысы һәм публицисты, атаклы «[[Робинзон Крузо]]» әсәренең авторы буларак билгеле. Дефоны жанр буларак романның иң беренче тарафдарларының берсе итеп саныйлар. Ул Бөекбританиядә шул жанрны популярлаштыра, ә кайберәүләр фикеренчә, ул – инглиз романына нигез салучы шәхес. Дефо күп төрле һәм иҗади бай язучы, ул 500дән артык китап, памфлет һәм төрле темаларга «журналлар» язган.
== Биография ==
Д. Дефо 1660 елда [[Лондон]]да [[шәм]]нәр белән сату итүчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Әтисенең вафатыннан соң аның эшен дәвам итеп баерга уйлый, ләкин бөлә. Әмма тапкыр егет аптырап калмый, рибачы (процентлар исәбенә яшәүче) Таффлиның искиткеч ямьсез кызына өйләнеп, берничә мең фунт бирнә иясе була һәм шул акчага Британия колонияләренә китеп, андагы җирле халыкны алдап сәүдә итә, бик нык баеп китәргә уйлый. Дефо котылу җыен таба – пиратларга кушыла. Күп тә үтми, баеп Лондонга кайтып төшә. Тик монда аны берничә таланган кеше танып ала һәм полициягә хәбәр итә. Киләчәктә күренекле язучы булачак Даниэль хөкем каршына баса. Ләкин бу юлы да котыла, хөкемдарларга бөтен байлыгын ришвәт кыла.
 
Акчасыннан колак каккач, Дефо тагын авантюрага тотына. Ул заманда карт диңгезчеләрнең мемуарлары модада була. Яшь каләм әһеле булмаган кешеләр исеменнән шундый тарихлар язарга керешә, шактый гына баеп та китә. Ләкин ялганы ачыла. Һәм авторны хурлык баганасына бәйләп куялар, ә китапларын бастырмый башлыйлар. Киләчәктә атаклы булачак язучы 70 яшендә хәерчелектә вафат була.<ref>[http://tatyash.ru/get.php?10358|42.htm#0 Шагыйранә ялган ул... / Тарих тузанында Искәндәр Сираҗи казынды / – № 50 (10358), 22 апрель, 2003] </ref>
 
== Библиография ==
=== Романнар ===
Строка 56 ⟶ 60 :
;Поэмы
* «The True-Born Englishman: A Satyr»
 
== Сылтамалар ==
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
[[Төркем:Даниель Дефо| ]]