Әбрар Кәримуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 58:
Әмма, [[1963 ел]]ны "Әдәби җыентык һәм альманахлар библиографиясе: 1917-1960" дигән китабына Ленин-Сталинга багышланган шигырь җыентыкларын керткәне өчен аңа җитди гаеп ташлыйлар. Татарстан Өлкә партия комитетының махсус, чираттан тыш җыелган бюросында Әбрар Кәримуллин "сәяси яктан җитлекмәгән" кеше буларак шелтә ала һәм китапханәнең директор урынбасары вазыйфасыннан азат ителә. Әбрар Кәримуллин өстендә болытлар күптән куера башлаган була. Аны үзе төзегән библиографияләргә репрессияләнгән галим-әдипләрнең хезмәтләрен дә кертүдә һәм революциягә кадәр чыккан татар басмаларын мактауда гаеплиләр. Аның өстеннән яла хатлары да языла. Үз белдеге белән эш итәргә яраткан Ә.Кәримуллинны бу юлы инде акылга утыртырга җай чыга.
 
[[1964 ел]]ның декабрендә [[СССР ФА]]нең Казандагы [[Тел, әдәбият һәм тарих институты]] Әбрар Кәримуллинны кече фәнни хезмәткәр итеп эшкә ала. Монда ул "Татар сәхнәсе (1917-1967): Әдәбият күрсәткече" дигән хезмәтен тәмамлый. [[1968 ел]]да "Татарларда [[матбагачылык]] туу һәм татар филологиясе буенча яңа чыганаклар" дигән темага аспирантурасыз, фәнни җитәкчесез, институтның планына да кертмичә, кандидатлык диссертациясе яклый.
 
[[1971 ел]]да диссертация аерым китап булып, "У истоков татарской книги: от начала возникновения до 60-х годов XIX века" исеме астында басылып чыга. Китап үзебезнең илдә һәм чит илләрдә дә зур бәя ала. Галим биредә, татар матбагачылыгының тарихын яктырту белән беррәттән, китап белемендә беренчеләрдән булып, басма сүз тарихын өйрәнүдә зур әһәмияткә ия булган милли китап теориясен эшли. Әбрар Кәримуллин раславынча, китапның теле, авторның милләте, әсәрнең китап булып басылган урыны һәм башка сыйфатлары — аның кайсы халыкка хезмәт итүе белән берлектә каралырга тиеш. Автор тарафыннан милли китапның берьюлы берничә халыкның, бигрәк тә кардәш халыкларның, уртак байлыгы булуы ихтимал икәнлеге ачыла (нигезләнә).
Юл номеры - 71:
Татар халкының исемен һәм җисемен ачыклауга багышланган монографиясе татар һәм рус телләрендә өч тапкыр басылып чыгу, чит илләрдә япон һәм гарәп телләрендә дөнья күрүе үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. (Татарлар: исемебез һәм җисемебез. —Казан: Татар.кит.нәшр., 1991).
 
[[1996 ел]]да басылып чыккан "Язмыш, язмыш-" дигән китабы да авторның үз халкы язмышына багышланган. Монда чит илләрдә яшәгән милләттәшләребезнең гыйбрәтле язмышлары һәм үзебезнең Татарстандагы милли-мәдәни, фәнни, әдәби һ.б. проблемалар яктыртыла.
[[1997 ел]]да Ә.Кәримуллинның татар теле тарихы, аның бүгенгесе, киләчәге мәсьәләләренә багышланган "Тел милләтенең сакчысы" дигән китабы басылып чыга. Татар телен яклауга, саклауга, үстерүгә, камилләштерүгә, аңа мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган бу хезмәт гаҗәп актуаль проблемаларны күтәрә, аларны гамәлгә ашыру өчен кулланма да булып тора.