Инсульт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 76 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q12202 (translate me)
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 10:
Һәр елны, [[29 октябрь]] көнне Бөтендөнья инсульт белән көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн дөньяның 40 илендә билгеләп үтелә. [[Русия]]дә бер ел эчендә 500 мең кеше инсульт кичерсә, аларның яртысының гомерләре өзелгән, 90%ы инвалид калган. 20% авыру исә даими тәрбияләүгә мохтаҗ.
== Төрләре ==
Инсультның ике төре була: геморрагик һәм ишемик инсульт. Беренчесе баш миенә кан саву нәтиҗәсендә барлыкка килсә, икенчесенең сәбәбе – баш миенең кайбер өлешләренең эшчәнлеге туктау. Инсульт күп вакытта ишемик характерда була, әмма беренчесе, сирәк күзәтелсә дә, бик авыр уза. Геморрагик инсульт [[гипертония]] белән авыручыларда күзәтелә. Кан тамырлары югары басымга чыдый алмый һәм шартлый. Инсультның ишемик төре, кан басымы бик түбән булып, баш миендәге кан тамырлары тыгылгач хасил була. Инсульт озак вакыт әзерләнә, әмма «чакырылмаган кунак» кебек, кисәк кенә пәйда була.
 
Ул төрле авырулар нәтиҗәсендә үсеш ала. [[Шикәр авыруы]], тазару, түбән кан басымы һ.б. Шулар арасында стресс та авыру барлыкка килүдә зур роль уйный. Начар хәбәр ишеткәндә, бик нык борчылганда, физик яктан куркыныч туганда һ.б. вакытларда кешенең [[мускуллар]]ы киеренке халәттә була, йөрәк тибеше ешая, баш мие эшчәнлеге активлаша. Ярый ла, моннан соң организмны ял иттерсәң. Әмма кайбер вакытта ялга бөтенләй вакыт калмый. [[Стресс]]ның нәтиҗәсен бераз булса да киметү өчен, берничә киңәшне истә тотыгыз: кеше булмаган берәр җиргә барыгыз да рәхәтләнеп кычкырыгыз; нервларны яшел төс тынычландыра: урамга чыгып, яшеллеккә сокланып алыгыз; диңгез балыгы ашагыз; эштә ун минутлык кына булса да яллар оештыргалагыз һ.б.