Этанол: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 129:
 
Агулы техник сыекчалар – суррогат алкогольнең бер төре. Аларны ялгышлык белән этил спирты дип белеп яки, киресенчә, белә торып та, куркыныч булуга да карамастан, кулланалар. Моны инде тормыш төбенә төшкән эчкечеләр шулай эшли. Мисал өчен, метил спирты һәм этиленгликоль антифриз составына керә. Кату температурасы түбән булганлыктан, алар төрле двигательләрнең суыту системаларында файдаланыла. Гади спирт шикелле үк бу сыекчалар да исереклек халәте барлыкка китерергә мөмкин, ләкин сыекчаларны кулланып 10-12 сәгать үткәннән соң агулану билгеләре: көчле баш авырту, күңел болгану, хәлсезлек башлана. Соңыннан кеше аңын югалтырга мөмкин. Мидәге таркалыш яки бөерләрнең зарарлануы нәтиҗәсендә үлем ихтималы да бар. [[Метил спирты]] – нерв-тамыр агуы һәм аның 100 грамм дозасы гына да кешеләр өчен куркыныч. Дихлорэтан аннан да коточкычрак. Әлеге сыекча- ның 10-15 граммы бавырны һәм бөерләрне зарарлап, бөтенләй эштән чыгаруга сәләтле.<ref>[[Әлмәт таңнары]]. [http://www.almet-rt.ru/tt/component/k2/item/140-surrogatlar-%D1%9Alem-bel%D1%92n-yanyiy.html Суррогатлар үлем белән яный]</ref>
 
==Ягулык итеп куллану==
Спиртны ягулык буларак куллануны яңалык дип әйтеп булмый. Әйтик, АКШта инде күптәннән биоэтанолны гади [[кукуруз]]дан ясыйлар. Аны җитештерү өчен биредә йөзләгән завод эшләп килә. Белгечләр әйтүенчә, мондый спиртның 10 процентын гына бензинга кушсаң да, ягулык азрак тотыла, двигатель дә "озын гомерле" була. Ә менә [[Аурупа Берлеге]] илләре кукуруз белән түгел, ә рапс культурасы белән кызыксына. [[Германия]]дә һәм [[Франция]]дә, мәсәлән, автотранспортны әйләнә-тирәгә зыян китерми торган ягулыкка күчерү буенча дәүләт программалары кабул ителгән. [[Рапс]] перспективалы һәм табыш китерүче культура буларак, дөнья базарында аңа сорау әледән-әле артып тора. Европа Берлеге илләре рапс орлыгының бер тоннасы өчен – 180-200, ә маеның тоннасына 620-630 [[доллар]] түләргә әзер.<ref>[http://vt-arhiv.ru/news.jsp?docid=9910 Џђр гасырныћ њз ягулыгы]</ref>
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}