Этанол: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 102:
<ref>[http://dakazan.ru/2010-08-25/ehch%D2%AFchelekt%D3%99n-nichek-bizdererg%D3%99/ Эчүчелектән ничек биздерергә?]</ref>
 
2010 елда Русиянең «Юл хәрәкәте иминлеге турындагы» законга тиешле төзәтмәләр кертелгәч, алкоголь, наркотик һәм башка төрле исерткеч матдәләр кулланган кешеләргә бөтенләй рульгә утырырга ярамый. Шулай ук Административ хокук бозулар кодексына да үзгәрешләр кертелә. Аңарчы әлеге кодекс буенча 1 литр канда этил спирты күләме 0,3 граммнан яки үпкәдән чыккан 1 литр һавада 0,15 миллиграммнан артканда гына кеше җаваплылыкка тартыла ала иде. Ә бу ярты литр сыра, 40 грамм аракы яки бер бокал шәраб эчкәндә дә машина йөртергә ярый дигән сүз.
Хәзер исә канда спирт бөтенләй булмаска тиеш. Машина йөртүчеләр өчен «коры закон» Европа тәҗрибәсенә таянып кертелде. Европаның күп илләрендә инде күптәннән эчкән килеш машина йөртергә ярамый.
==Продуктларда этанол микъдары==
Этанол проценты [[кефир]]да 0,12 проценттан алып (бер көнлек кефирда) 0,88 процентка (өч көнлегендә) кадәр барып җитә. Эчкәннән соң кефир 36,6 градуслы организмда тагын да әчүен дәвам итә һәм 3 сәгатьтән соң тулысы белән сөт шикәрен эшкәртеп, алкогольгә әйләндерә.