Этанол: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 119:
*Ипи белән колбаса – 0,2<ref>[http://www.omet-ufa.ru/ma1-1.html Кефир эчмә – алкаш булырсың!]</ref>
 
==Этил спирты җитештерү==
Этил спиртын алуда төп чыганак булып [[бөртеклеләр]], [[бәрәңге]], [[чөгендер]] һәм шулай ук [[кәгазь]] һәм агач производствосы тора. Чи этил спирты (сырец) үзе күптөрле катнашмалардан гыйбарәт, шул исәптән агулы аракы маеннан да. Ул махсус аппараттан чистарту узарга тиеш. Этил спирты халык хуҗалыгы өлкәләрендә киң кулланыш таба. Мисал өчен, аны лаклар, политурлар, органик буяулар, фармакологик препаратлар, [[синтетик каучук]] әзер ләгәндә файдаланалар. Этил спирты дезинфекция чарасы буларак медицина өлкәсендә дә киң кулланыла. Ә менә аракы җитештергәндә бары тик чистартылган этил спирты гына кулланылырга тиеш.
 
Агулы техник сыекчалар – суррогат алкогольнең бер төре. Аларны ялгышлык белән этил спирты дип белеп яки, киресенчә, белә торып та, куркыныч булуга да карамастан, кулланалар. Моны инде тормыш төбенә төшкән эчкечеләр шулай эшли. Мисал өчен, метил спирты һәм этиленгликоль антифриз составына керә. Кату температурасы түбән булганлыктан, алар төрле двигательләрнең суыту системаларында файдаланыла. Гади спирт шикелле үк бу сыекчалар да исереклек халәте барлыкка китерергә мөмкин, ләкин сыекчаларны кулланып 10-12 сәгать үткәннән соң агулану билгеләре: көчле баш авырту, күңел болгану, хәлсезлек башлана. Соңыннан кеше аңын югалтырга мөмкин. Мидәге таркалыш яки бөерләрнең зарарлануы нәтиҗәсендә үлем ихтималы да бар. [[Метил спирты]] – нерв-тамыр агуы һәм аның 100 грамм дозасы гына да кешеләр өчен куркыныч. Дихлорэтан аннан да коточкычрак. Әлеге сыекча- ның 10-15 граммы бавырны һәм бөерләрне зарарлап, бөтенләй эштән чыгаруга сәләтле.<ref>[[Әлмәт таңнары]]. [http://www.almet-rt.ru/tt/component/k2/item/140-surrogatlar-%D1%9Alem-bel%D1%92n-yanyiy.html Суррогатлар үлем белән яный]</ref>
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}