Урман: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
чыганак урнаштыру
к Бүлекләр тәртибен үзгәртү (Татарстан урманнары - Русия урманнарының бер өлеше)
Юл номеры - 13:
XVIII гасырда [[Пруссия]]дә фәнни урманчылык диеп бер кызыклы эксперимент үткәрәләр. Күбрәк такта, борыс, утын юнәтү өчен табигатькә хас тәртип һәм матурлык бертөрлелек һәм стандартлаштыру белән алыштырыла. Урманда бер төрле генә агач калдырыла, урман асты (биек агачлар астындагы куаклар) бетерелә, тар сукмаклар урынына туры киң ызаннар сузыла. Бер-ике елдан урман үлә башлый. Катлаулы биологик чылбырлар өзелгәч, урман табыш чыганагыннан дотациягә кала, чөнки ясалма урман янгыннарга тизрәк бирешә, ул минераль ашлама кертүгә, корткычларга каршы чараларга, үсентеләр утыртуга даими мохтаҗ.
 
==ТатарстанРусия урманнары==
===Урман төрләре===
[[Файл:Ural forest.jpg|200px|thumb|right|Башкортстанда калын катнаш урман]]
[[Тайга]] - ылыслы урман, урман зонасының күп өлешен алып тора. Тайгада кышын салкын,ә җәен [[тундра]]га караганда җылырак. Үсемлекләр биек, кояшка бик таләпчән түгел, ылыслы агачлар.<ref>[http://kk.convdocs.org/docs/index-163763.html Әйләнә- тирә дөнья (4 класс). Шайхиева М.А. Тема. Русия урманнары]</ref> Ылыслы урманнарның киң тасмасы, күлле [[Карелия]]дән алып, көнчыгышка таба сузылган, [[Уралтау]] сыртларын каплап алган, аннан [[Себер]] һәм [[Ерак Көнчыгыш]]ның иксезчиксез киңлекләренә җәелгән. Бу – мәһабәт тайга. «Тайга» сүзе [[якут теле]]ндә “урман” дигәнне аңлата. Тайга зонасында якынча 7 төрле агач һәм берничә төрле куак үсә. Ылыслы урманнарның күпчелеген [[карагай]] тәшкил итә. Ул — иң чыдам агачларның берсе, эссегә дә, салкынга да бирешми. Урманчылар аның ике төрен билгели: себер ћәм даур. Алар урманның — 40, нарат һәм кедр — 22, чыршылар — 16, каен белән усак 17 процент мәйданын били.
Строка 25 ⟶ 26 :
Дөньядагы иң зур дымлы [[тропик урман]] (сельва) [[Амазонка]] елгасы буйлап 6 миллион квадрат километрга сузылган. Бу иксез-чиксез массив аша үтеп чыгу мөмкин булмаганлыктан, аны белгечләр элек-электән “яшел тәмуг“ дип йөртәләр икән.<ref>[http://ktrb.ru/print/inin-673.html Урманнарыбыз – Гиннессның рекордлар китабында]</ref>
 
===Урман байлыгы===
Русия урманнарында 160 тан артык төрле җиләк-җимеш агачы һәм куагы үсә. Урман җиләкләренең уңышы елына 11 миллион тонна, [[чикләвек]] – 5 миллион, гөмбәнеке 330 мең тәшкил итә. Хәтта уңыш аз булган елларда да 1 гектар җирдән 50 килограмм эрбет чикләвеге, 10 килограмм гөмбә, 60 килограмм [[карлыган]], 100 килограмм [[мүк җиләге]] җыярга була.
 
Строка 39 ⟶ 40 :
 
Фитонцидлар авыру тудыручы микробларга гына һәлак иткеч тәэсир ясап калмыйлар. Шомырт фитонциды, мәсәлән, [[инфекция]] таратучы [[талпан]]нарны һәм [[кимерүчеләр]]не дә агулый. Фитонцидларның бу үзлекләреннән медицинада, азык сәнәгатендә һәм авыл хуҗалыгында файдаланалар. Медицинада фитонцидлы препаратлар киң кулланылыш тапты.<ref>[http://www.biektaw.ru/ru/the-news/item/751-agachlarda-keshe-yazmyishyi.html?tmpl=component&print=1 Агачларда кеше язмышы]</ref>
 
===Татарстан урманнары===
Татарстан Республикасы 6 млн. 800 мең гектар чамасы мәйдан били, шуның нибары 1 млн. 271 мең гектары, ягъни 17 проценттан бераз артыгы – урманнар. Аларның 16 проценты – [[ылыслылар|ылыслы]], 59 проценты – [[яфраклы агачлар]]дан торган катнаш урманнар.
[[Ылыслы урман]]да [[чыршы]] һәм [[нарат]] агачлары, [[мүк]], [[абага]], нарат җиләге, кара җиләк, кызыл бөрлегән, кымызлык үсемлек – үләннәре үсә. [[Яфраклы урман]]да [[каен]], [[юкә]], [[өрәнге]], [[имән]], [[миләш]] агачлары, [[читләвек]], [[кура җиләге]], [[гөлҗимеш]], [[балан]] куаклары, энҗе чәчәк, курай үләне, канлы үлән үрчи.
 
[[XVIII гасыр]] башында [[Казан губернасы]] биләмәләренең 50 процентын урманнар биләгән булган. Урманнарның шулкадәр кырылу сәбәпләре дип, ул мәнфәгатьләре буенча, [[Петр I]] әмере белән, [[Санкт-Петербург]] каласын салуга, аннары хәрби суднолар төзүгә урман (нигездә, ылыслысын) кисүне, [[XX гасыр]]да республикада күпләп [[нефть]] чыгаруны, [[Куйбышев сусаклагычы|Куйбышев]] һәм [[Түбән Кама сусаклагычы|Түбән Кама]] [[сусаклагыч]]лары гамәлгә кергәч су бастыруны, чәчүлек җирләр атап була.<ref>[http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/01/09/81650/ Гамәлгә куелган Халыкара Урман көне [[төркиләр]] һәм [[иранлылар]]ның [[Нәүрүз]]енә туры килә]</ref>
 
[[Екатерина I]] тәхеткә утыргач, Урман конторасы бетерелеп, урманнарны саклау һәм карау [[алпавыт]]ларга, старосталарга һәм приказчикларга йөкләнә. Гомуми күзәтү воеводаларга һәм губернаторларга тапшырыла. Мондый чаралар урманнарны юкка чыгару дәрәҗәсенә китерә: рөхсәтсез урман кисү, чәчүлек һәм болынлыклар өчен меңнәрчә-меңнәрчә гектар агачлар аударыла. [[Павел I]] чорында бу кимчелекләр бетерелә.<ref>[http://ursaevo.ucoz.net/publ/25-1-0-131 II кисәк. XX БҮЛЕК. УРМАННАР – ЗУР БАЙЛЫК]</ref>
 
Аеруча зур югалтулар [[имән]]лекләр кичерде. Петр I заманында ук бездәге төз имән агачларын Казанның [[Бишбалта бистәсе]]ндә суднолар төзү өчен файдаланганнар. Әле [[1940-еллар|1940 елларда]] имәнлекләр урманнарыбызның 40%ын биләп торганнар. 1978-1979 елгы салкыннар республикада имәннәргә зур зыян салган иде. Хәзер Татарстанда имәнлекләр биләп торган мәйданнарны кабат торгызу планлаштырыла.
 
==Урманнар һәм кешелек активлыгы==
Строка 50 ⟶ 61 :
2011 елда [[БМО]]ның Үзәк ассамблеясе тәкъдиме белән Халыкара “Урманнар елы” дип игълан ителгән. Бу юкка гына түгел - урманнар мәйданы кимегәннән кими бара. Биологлар билгеләп үткәнчә, урман мәйданнарының кими баруы глобаль әһәмияттәге тискәре процессларга китерә. Нәтиҗә буларак, [[туфрак]] эрозиягә дучар була, [[үсемлекләр]] һәм [[хайваннар]] дөньясы төрлелеге кими, сулык бассейннары начарлана, [[атмосфера]] һавасында [[углекислый газ]] арта, сәнәгать һәм ягулык максатларына ярашлы агач күләме кими.<ref>[http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/01/09/81650/ Гамәлгә куелган Халыкара Урман көне [[төркиләр]] һәм [[иранлылар]]ның [[Нәүрүз]]енә туры килә]</ref>
 
== Галерея ==
==Татарстан урманнары==
Татарстан Республикасы 6 млн. 800 мең гектар чамасы мәйдан били, шуның нибары 1 млн. 271 мең гектары, ягъни 17 проценттан бераз артыгы – урманнар. Аларның 16 проценты – [[ылыслылар|ылыслы]], 59 проценты – [[яфраклы агачлар]]дан торган катнаш урманнар.
[[Ылыслы урман]]да [[чыршы]] һәм [[нарат]] агачлары, [[мүк]], [[абага]], нарат җиләге, кара җиләк, кызыл бөрлегән, кымызлык үсемлек – үләннәре үсә. [[Яфраклы урман]]да [[каен]], [[юкә]], [[өрәнге]], [[имән]], [[миләш]] агачлары, [[читләвек]], [[кура җиләге]], [[гөлҗимеш]], [[балан]] куаклары, энҗе чәчәк, курай үләне, канлы үлән үрчи.
 
[[XVIII гасыр]] башында [[Казан губернасы]] биләмәләренең 50 процентын урманнар биләгән булган. Урманнарның шулкадәр кырылу сәбәпләре дип, ул мәнфәгатьләре буенча, [[Петр I]] әмере белән, [[Санкт-Петербург]] каласын салуга, аннары хәрби суднолар төзүгә урман (нигездә, ылыслысын) кисүне, [[XX гасыр]]да республикада күпләп [[нефть]] чыгаруны, [[Куйбышев сусаклагычы|Куйбышев]] һәм [[Түбән Кама сусаклагычы|Түбән Кама]] [[сусаклагыч]]лары гамәлгә кергәч су бастыруны, чәчүлек җирләр атап була.<ref>[http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/01/09/81650/ Гамәлгә куелган Халыкара Урман көне [[төркиләр]] һәм [[иранлылар]]ның [[Нәүрүз]]енә туры килә]</ref>
 
[[Екатерина I]] тәхеткә утыргач, Урман конторасы бетерелеп, урманнарны саклау һәм карау [[алпавыт]]ларга, старосталарга һәм приказчикларга йөкләнә. Гомуми күзәтү воеводаларга һәм губернаторларга тапшырыла. Мондый чаралар урманнарны юкка чыгару дәрәҗәсенә китерә: рөхсәтсез урман кисү, чәчүлек һәм болынлыклар өчен меңнәрчә-меңнәрчә гектар агачлар аударыла. [[Павел I]] чорында бу кимчелекләр бетерелә.<ref>[http://ursaevo.ucoz.net/publ/25-1-0-131 II кисәк. XX БҮЛЕК. УРМАННАР – ЗУР БАЙЛЫК]</ref>
 
Аеруча зур югалтулар [[имән]]лекләр кичерде. Петр I заманында ук бездәге төз имән агачларын Казанның [[Бишбалта бистәсе]]ндә суднолар төзү өчен файдаланганнар. Әле [[1940-еллар|1940 елларда]] имәнлекләр урманнарыбызның 40%ын биләп торганнар. 1978-1979 елгы салкыннар республикада имәннәргә зур зыян салган иде. Хәзер Татарстанда имәнлекләр биләп торган мәйданнарны кабат торгызу планлаштырыла.
 
<gallery>
Файл:Grib skov.jpg|Урман