Урман: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Frhdkazan кулланучысының (бәхәс) 790873 үзгәртүеннән баш тарту - Андый структура б/н килешмим
Derslek (бәхәс | кертем)
чыганак урнаштырдым
Юл номеры - 30:
Урман – һавада газлар алмашу кебек мөһим процесста актив катнашучы гигант фильтр ул. Урман үсемлекләре һавадан кеше һәм [[хайваннар]] бүлеп чыгарган [[углекислый газ]]ны йотып бара һәм аны [[кислород]] белән баета. Исәпләүләр күрсәткәнчә, мәсәлән, дүрт зур агач бер кешене тәүлек буена җитәрлек кислород белән тәэмин итә.
 
Агачларның сәламәтләндерү әһәмияте тагын шунда, алар һаваны тузаннан һәм завод-фабрикалар бүлеп чыгарган зарарлы газлардан чистарталар. Урманда тузан булмый. Карама, юкә, сирень агачлары тузанны башкаларга караганда күбрәк йоталар – 1 елга 35 килограмм тирәсе. Урманнар һаваны төрле зарарлы катнашмалардан чистарталар, аны кислород белән туендыралар, хуш ис тараталар. Галимнәр бер кешегә 100-150 квадрат метр яшел зона туры килергә тиешлеген исәпләп чыгарганнар.<ref>[http://www.biektaw.ru/ru/the-news/item/751-agachlarda-keshe-yazmyishyi.html?tmpl=component&print=1 Агачларда кеше язмышы] </ref>
 
[[Фитонцидлар]] – күзгә күренми торган урман “санитарлары”. Бу матдәләр авыру тудыручы микробларның, бактерияләрнең, гөмбәләрнең үсеш процессларын бертуктаусыз киметеп торалар һәм аларны аяусыз рәвештә юк итәләр.
Юл номеры - 38:
Наратлыкларда һәм кедр агачлыкларындагы фитонцидлар аеруча көчле була. Алар көндез дә, төнлә дә һава катлавының һәр почмагын гаҗәеп зур төгәллек белән айкап чыгалар, нәтиҗәдә һава стерильгә әйләнә.
 
Фитонцидлар авыру тудыручы микробларга гына һәлак иткеч тәэсир ясап калмыйлар. Шомырт фитонциды, мәсәлән, [[инфекция]] таратучы [[талпан]]нарны һәм [[кимерүчеләр]]не дә агулый. Фитонцидларның бу үзлекләреннән медицинада, азык сәнәгатендә һәм авыл хуҗалыгында файдаланалар. Медицинада фитонцидлы препаратлар киң кулланылыш тапты.<ref>[http://www.biektaw.ru/ru/the-news/item/751-agachlarda-keshe-yazmyishyi.html?tmpl=component&print=1 Агачларда кеше язмышы] </ref>
 
==Урманнар һәм кешелек активлыгы==
Юл номеры - 44:
Тарихка күз салсак, соңгы 10 мең елда ул чордагы урманнарның өчтән ике өлеше генә калган, 500 миллион гектар җир вак-төяк куаклардан башка бернәрсә дә үсми торган кысыр чүлгә әверелгән. [[Англия]]дә урман җирләренең 95 проценты кырылса, [[Италия]], [[Франция]], [[Испания]] кебек илләрдә бу табигать байлыгының 10-15 проценты кына калган.<ref>[http://ktrb.ru/print/inin-673.html Урманнарыбыз – Гиннессның рекордлар китабында]</ref> Кешелек яшәеше өчен мөһим булган тропик урманнар минутына 26 гектар тизлек белән юкка чыга бара. 25 елдан соң аларның бөтенләй юкка чыгу куркынычы бар, диләр белгечләр. Димәк, урманнар азайган саен, һава гына сафлыгын югалтып калмый, елгалар саега, күлләр кибә, җир асты сулары төпкә китә бара һәм җир йөзенә корылык яный. Җир шарындагы урман запасларының 22 проценты Русиядә. Аның 722 миллион гектар урман, аларда 75 миллиард кубометр агач запасы бар. Русия урманнарының 42,7 проценты техник яктан җитлеккән урманга керә. Ләкин соңгы еллардагы зур [[янгын]]нар нәтиҗәсендә миллион гектар урман юкка чыкты.<ref>[http://drogganoye.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/154621.htm Сайрар кошларың белән матур син, урман!]</ref>
 
Урманның иң явыз дошманнарыннан берсе – [[янгын]]нар. Корылыклы елларда безнең көннәрдә дә илнең теге яки бу районында урман янгыннары кабына. Үткән елда янгыннар яздан ук башланды, бу мәгълүматны кешеләргә таратмаска тырыштылар.{{чыганагы}} Көз көне дә, җәйге янгыннар беткәч тә, алар туктамады. Урман янгыннары чыгуга еш кына кеше сәбәпче була, чөнки урман янгыннарының 95% ы торак пунктларыннан 20 километрга кадәр булган арада кабына. Урман янгыннары, нигездә, урманда булган кешеләрнең саксызлыгы аркасында килеп чыга.<ref>[http://www.biektaw.ru/ru/the-news/item/751-agachlarda-keshe-yazmyishyi.html?tmpl=component&print=1 Агачларда кеше язмышы]</ref>
 
Русиядә янгын китергән зыянны бетерүгә 1 гектарга 1 сум, [[Белоруссия]]дә – 13 сум, [[АКШ]]та – 100 тапкыр күбрәк бирелә. Әгәр Русиядә урманны саклау өчен нәтиҗәле чаралар күрелсә, 2010 елда килгән янгын һәлакәтен 5-10 тапкырга киметеп булыр иде.<ref>[http://www.biektaw.ru/ru/the-news/item/751-agachlarda-keshe-yazmyishyi.html?tmpl=component&print=1 Агачларда кеше язмышы] </ref>
Урман янгыннары чыгуга еш кына кеше сәбәпче була, чөнки урман янгыннарының 95% ы торак пунктларыннан 20 километрга кадәр булган арада кабына.{{чыганагы}} Урман янгыннары, нигездә, урманда булган кешеләрнең саксызлыгы аркасында килеп чыга.{{чыганагы}}
 
Русиядә янгын китергән зыянны бетерүгә 1 гектарга 1 сум, [[Белоруссия]]дә – 13 сум, [[АКШ]]та – 100 тапкыр күбрәк бирелә. Әгәр Русиядә урманны саклау өчен нәтиҗәле чаралар күрелсә, 2010 елда килгән янгын һәлакәтен 5-10 тапкырга киметеп булыр иде.<ref>[http://www.biektaw.ru/ru/the-news/item/751-agachlarda-keshe-yazmyishyi.html?tmpl=component&print=1 Агачларда кеше язмышы] </ref>
 
2011 елда [[БМО]]ның Үзәк ассамблеясе тәкъдиме белән Халыкара “Урманнар елы” дип игълан ителгән.{{чыганагы}} Бу юкка гына түгел - урманнар мәйданы кимегәннән кими бара. Биологлар билгеләп үткәнчә, урман мәйданнарының кими баруы глобаль әһәмияттәге тискәре процессларга китерә.{{чыганагы}} Нәтиҗә буларак, [[туфрак]] эрозиягә дучар була, [[үсемлекләр]] һәм [[хайваннар]] дөньясы төрлелеге кими, сулык бассейннары начарлана, [[атмосфера]] һавасында [[углекислый газ]] арта, сәнәгать һәм ягулык максатларына ярашлы агач күләме кими.{{чыганагы}}
Строка 67 ⟶ 65 :
Файл:Abtao-Parque Nacional Chiloé.jpg|[[Чилоэ]] утравындагы [[Вальдив урманнар]]ы
</gallery>
 
== Шулай ук карагыз ==
{{Портал|Агачлар}}