Урман: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 29:
 
Агачларның сәламәтләндерү әһәмияте тагын шунда, алар һаваны тузаннан һәм завод-фабрикалар бүлеп чыгарган зарарлы газлардан чистарталар. Урманда тузан булмый. Карама, юкә, сирень агачлары тузанны башкаларга караганда күбрәк йоталар – 1 елга 35 килограмм тирәсе. Урманнар һаваны төрле зарарлы катнашмалардан чистарталар, аны кислород белән туендыралар, хуш ис тараталар. Галимнәр бер кешегә 100-150 квадрат метр яшел зона туры килергә тиешлеген исәпләп чыгарганнар.<ref>[http://www.biektaw.ru/ru/the-news/item/751-agachlarda-keshe-yazmyishyi.html?tmpl=component&print=1 Агачларда кеше язмышы] </ref>
 
[[Фитонцидлар]] – күзгә күренми торган урман “санитарлары”. Бу матдәләр авыру тудыручы микробларның, бактерияләрнең, гөмбәләрнең үсеш процессларын бертуктаусыз киметеп торалар һәм аларны аяусыз рәвештә юк итәләр.
 
Мәсәлән, [[корсак тифы]], [[туберкулез]], [[дизентерия]], [[дифтерит]] кебек куркыныч авырулар тудыручы микроблар [[каен]], [[шомырт]], [[артыш агачы]] бүлеп чыгарган фитонцидлар тәэсирендә бик тиз һәлак булалар. Имән, очлы яфраклы [[өрәңге]], каен, усак, шомырт, [[нарат]], [[чыршы]] һәм башкалар шундый агачлар [[микроблар]]ны 1,5-3 минут эчендә юк итәләр.
 
Наратлыкларда һәм кедр агачлыкларындагы фитонцидлар аеруча көчле була. Алар көндез дә, төнлә дә һава катлавының һәр почмагын гаҗәеп зур төгәллек белән айкап чыгалар, нәтиҗәдә һава стерильгә әйләнә.
 
Фитонцидлар авыру тудыручы микробларга гына һәлак иткеч тәэсир ясап калмыйлар. Шомырт фитонциды, мәсәлән, [[инфекция]] таратучы [[талпан]]нарны һәм [[кимерүчеләр]]не дә агулый. Фитонцидларның бу үзлекләреннән медицинада, азык сәнәгатендә һәм авыл хуҗалыгында файдаланалар. Медицинада фитонцидлы препаратлар киң кулланылыш тапты.<ref>[http://www.biektaw.ru/ru/the-news/item/751-agachlarda-keshe-yazmyishyi.html?tmpl=component&print=1 Агачларда кеше язмышы] </ref>
 
==Урманнар һәм кешелек активлыгы==