Урман: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 12:
 
==Урман төрләре==
[[Тайга]] - ылыслы урман, урман зонасының күп өлешен алып тора. Тайгада кышын салкын,ә җәен [[тундра]]га караганда җылырак. Үсемлекләр биек, кояшка бик таләпчән түгел, ылыслы агачлар.<ref>[http://kk.convdocs.org/docs/index-163763.html Әйләнә- тирә дөнья (4 класс). Шайхиева М.А. Тема. Русия урманнары]</ref> Ылыслы урманнарның киң тасмасы, күлле [[Карелия]]дән алып, көнчыгышка таба сузылган, [[Уралтау]] сыртларын каплап алган, аннан [[Себер]] һәм [[Ерак Көнчыгыш]]ның иксезчиксез киңлекләренә җәелгән. Бу – мәһабәт тайга. «Тайга» сүзе [[якут теле]]ндә “урман” дигәнне аңлата. Тайга зонасында якынча 7 төрле агач һәм берничә төрле куак үсә. Ылыслы урманнарның күпчелеген [[карагай]] тәшкил итә. Ул — иң чыдам агачларның берсе, эссегә дә, салкынга да бирешми. Урманчылар аның ике төрен билгели: себер ћәм даур. Алар урманның — 40, нарат ћәм кедр — 22, чыршылар — 16, каен белән усак 17 процент мәйданын били.
 
Тайгадан көньякка таба [[катнаш урман]]нар очрый. Монда күпьеллык туң юк. Кыш шактый җылы. Шуңа урманда якты ылыслы һәм яфраклы агачлар, куаклар бергә үсә. Русиядәге катнаш урманнарда ылыслы агачлар белән янәшә каен, усак, имән һәм башка төр агачлар үсә. Яфраклы агачларының яфраклары кышка коела.
 
Катнаш урманнар зонасы тайгадан [[киң яфраклы урман]]нарга күчеш зонасы булып тора. Катнаш һәм киң яфраклы урманнарда туфрак соры һәм көрән төстә. Алар тайганың көлсу туфрагына караганда черемәгә баерак.
 
Тропик һәм субтропикларда үсә торган куе, кеше өчен үтеп чыга алмаслык агачлар һәм куаклыклардан торган урман джунгли дип атала.
 
Дөньядагы иң зур дымлы [[тропик урман]] (сельва) [[Амазонка]] елгасы буйлап 6 миллион квадрат километрга сузылган. Бу иксез-чиксез массив аша үтеп чыгу мөмкин булмаганлыктан, аны белгечләр элек-электән “яшел тәмуг“ дип йөртәләр икән.<ref>[http://ktrb.ru/print/inin-673.html Урманнарыбыз – Гиннессның рекордлар китабында]</ref>
 
==Урман байлыгы==
Строка 28 ⟶ 30 :
 
==Урманнар һәм кешелек активлыгы==
Тарихка күз салсак, соңгы 10 мең елда ул чордагы урманнарның өчтән ике өлеше генә калган, 500 миллион гектар җир вак-төяк куаклардан башка бернәрсә дә үсми торган кысыр чүлгә әверелгән. [[Англия]]дә урман җирләренең 95 проценты кырылса, [[Италия]], [[Франция]], [[Испания]] кебек илләрдә бу табигать байлыгының 10-15 проценты кына калган.<ref>[http://ktrb.ru/print/inin-673.html Урманнарыбыз – Гиннессның рекордлар китабында]</ref> Кешелек яшәеше өчен мөһим булган тропик урманнар минутына 26 гектар тизлек белән юкка чыга бара. 25 елдан соң аларның бөтенләй юкка чыгу куркынычы бар, диләр белгечләр. Димәк, урманнар азайган саен, һава гына сафлыгын югалтып калмый, елгалар саега, күлләр кибә, җир асты сулары төпкә китә бара һәм җир йөзенә корылык яный. Җир шарындагы урман запасларының 22 проценты Русиядә. Аның 722 миллион гектар урман, аларда 75 миллиард кубометр агач запасы бар. Русия урманнарының 42,7 проценты техник яктан җитлеккән урманга керә. Ләкин соңгы еллардагы зур [[янгын]]нар нәтиҗәсендә миллион гектар урман юкка чыкты.<ref>[http://drogganoye.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/154621.htm Сайрар кошларың белән матур син, урман!]</ref>
 
Урманның иң явыз дошманнарыннан берсе – [[янгын]]нар. Корылыклы елларда безнең көннәрдә дә илнең теге яки бу районында урман янгыннары кабына. Үткән елда янгыннар яздан ук башланды, бу мәгълүматны кешеләргә таратмаска тырыштылар. Көз көне дә, җәйге янгыннар беткәч тә, алар туктамады.