Урман: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Урман''' — [[агач]]чыл [[үсемлекләр]] белән капланган [[Җир]] йөзенең бер өлеше. Урманнар моннан 380 млн ел элек [[девон]] чорында барлыкка килгәннәр. Урманнар коры җирнең 27 %, 3,4 млрд. [[га]] мәйданын биләп тора. Урманнарның, 30 проценты – ылыслы, 70 проценты яфраклы агачлардан тора.
 
Әлегә урманнар [[коры җир]]нең якынча өчтән бер өлешен тәшкил итә һәм Җир йөзендә һава сулаучы [[тормыш]]ның бар булуы өчен бик әһәмиятле роль уйныйлар.
Юл номеры - 19:
 
Тропик һәм субтропикларда үсә торган куе, кеше өчен үтеп чыга алмаслык агачлар һәм куаклыклардан торган урман джунгли дип атала.
 
==Урман байлыгы==
Русия урманнарында 160 тан артык төрле җиләк-җимеш агачы һәм куагы үсә. Урман җиләкләренең уңышы елына 11 миллион тонна, [[чикләвек]] – 5 миллион, гөмбәнеке 330 мең тәшкил итә. Хәтта уңыш аз булган елларда да 1 гектар җирдән 50 килограмм эрбет чикләвеге, 10 килограмм гөмбә, 60 килограмм [[карлыган]], 100 килограмм [[мүк җиләге]] җыярга була.
 
Урман – һавада газлар алмашу кебек мөһим процесста актив катнашучы гигант фильтр ул. Урман үсемлекләре һавадан кеше һәм [[хайваннар]] бүлеп чыгарган [[углекислый газ]]ны йотып бара һәм аны [[кислород]] белән баета. Исәпләүләр күрсәткәнчә, мәсәлән, дүрт зур агач бер кешене тәүлек буена җитәрлек кислород белән тәэмин итә.
 
Агачларның сәламәтләндерү әһәмияте тагын шунда, алар һаваны тузаннан һәм завод-фабрикалар бүлеп чыгарган зарарлы газлардан чистарталар. Урманда тузан булмый. Карама, юкә, сирень агачлары тузанны башкаларга караганда күбрәк йоталар – 1 елга 35 килограмм тирәсе. Урманнар һаваны төрле зарарлы катнашмалардан чистарталар, аны кислород белән туендыралар, хуш ис тараталар. Галимнәр бер кешегә 100-150 квадрат метр яшел зона туры килергә тиешлеген исәпләп чыгарганнар.<ref>[http://www.biektaw.ru/ru/the-news/item/751-agachlarda-keshe-yazmyishyi.html?tmpl=component&print=1 Агачларда кеше язмышы] </ref>
 
==Урманнар һәм кешелек активлыгы==
Тарихка күз салсак, соңгы 10 мең елда ул чордагы урманнарның өчтән ике өлеше генә калган, 500 миллион гектар җир вак-төяк куаклардан башка бернәрсә дә үсми торган кысыр чүлгә әверелгән. Кешелек яшәеше өчен мөһим булган тропик урманнар минутына 26 гектар тизлек белән юкка чыга бара. 25 елдан соң аларның бөтенләй юкка чыгу куркынычы бар, диләр белгечләр. Димәк, урманнар азайган саен, һава гына сафлыгын югалтып калмый, елгалар саега, күлләр кибә, җир асты сулары төпкә китә бара һәм җир йөзенә корылык яный. Җир шарындагы урман запасларының 22 проценты Русиядә. Аның 722 миллион гектар урман, аларда 75 миллиард кубометр агач запасы бар. Русия урманнарының 42,7 проценты техник яктан җитлеккән урманга керә. Ләкин соңгы еллардагы зур [[янгын]]нар нәтиҗәсендә миллион гектар урман юкка чыкты.<ref>[http://drogganoye.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/154621.htm Сайрар кошларың белән матур син, урман!]</ref>
 
Урманның иң явыз дошманнарыннан берсе – [[янгын]]нар. Корылыклы елларда безнең көннәрдә дә илнең теге яки бу районында урман янгыннары кабына. Үткән елда янгыннар яздан ук башланды, бу мәгълүматны кешеләргә таратмаска тырыштылар. Көз көне дә, җәйге янгыннар беткәч тә, алар туктамады.
 
Урман янгыннары чыгуга еш кына кеше сәбәпче була, чөнки урман янгыннарының 95% ы торак пунктларыннан 20 километрга кадәр булган арада кабына. Урман янгыннары, нигездә, урманда булган кешеләрнең саксызлыгы аркасында килеп чыга.
 
Россиядә янгын китергән зыянны бетерүгә 1 гектарга 1 сум, Белоруссиядә – 13 сум, АКШта – 100 тапкыр күбрәк бирелә. Әгәр Русиядә урманны саклау өчен нәтиҗәле чаралар күрелсә, 2010 елда килгән янгын һәлакәтен 5-10 тапкырга киметеп булыр иде.<ref>[http://www.biektaw.ru/ru/the-news/item/751-agachlarda-keshe-yazmyishyi.html?tmpl=component&print=1 Агачларда кеше язмышы] </ref>
 
2011 елда [[БМО]]ның Үзәк ассамблеясе тәкъдиме белән Халыкара “Урманнар елы” дип игълан ителгән. Бу юкка гына түгел - урманнар мәйданы кимегәннән кими бара. Биологлар билгеләп үткәнчә, урман мәйданнарының кими баруы глобаль әһәмияттәге тискәре процессларга китерә. Нәтиҗә буларак, [[туфрак]] эрозиягә дучар була, [[үсемлекләр]] һәм [[хайваннар]] дөньясы төрлелеге кими, сулык бассейннары начарлана, [[атмосфера]] һавасында [[углекислый газ]] арта, сәнәгать һәм ягулык максатларына ярашлы агач күләме кими.