Урман: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 7:
Урмандагы тереклек – [[үсемлекләр]], [[җәнлекләр]], [[гөмбәләр]], [[микроорганизмнар]] – үзара тыгыз бәйләнештә торалар, бергәләшеп уртак тормышта яшиләр. Шуңа күрә урманны табигый бергәлек дип атыйлар.
 
Табигый урман берничә «ярус»тан тора. Иң өске ярус – [[агачлар]]. Аннан түбәнрәк «урман асты» - вак агачлар һәм [[куаклар]] ярусы урнашкан. Ул кош-кортның күп төрләренә сыену һәм туклану урыны бирә. Тагын да түбәндәрәк – кечкенә куакчыклар (мәсәлән, кара җиләк, нарат җиләге) һәм үләннәр. Иң аскы ярусны [[мүкләр]] һәм [[лишайниклар]] тәшкил итә. Алар туфракны каплап торалар. Урман шулай ул [[гөмбә]]ләрсез яши алмый. Гөмбәлек җепләре агач тамырлары белән кушылып үсәләр һәм агачларга туфрактан су, анда эрегән тозларны суырырга ярдәм итәләр. Элек урман булмаган урынга полоса (http://ursaevo.ucoz.net/publ/25-1-0-131ышыклау полосасы) итеп агачлар утырту еш кына нәтиҗә бирми, чөнки туфракта гөмбә булмагач, агачлар үсеп китә алмый.
 
Ярустан тыш үсемлекләр дә очрый. Алар үрмәле үсемлекләр, мәсәлән [[лианалар]] һәм үрмәләүче үсемлекләр - [[орхидеяләр]].