Урман: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 7:
Урмандагы тереклек – [[үсемлекләр]], [[җәнлекләр]], [[гөмбәләр]], [[микроорганизмнар]] – үзара тыгыз бәйләнештә торалар, бергәләшеп уртак тормышта яшиләр. Шуңа күрә урманны табигый бергәлек дип атыйлар.
 
Табигый урман берничә «ярус»тан тора. Иң өске ярус – [[агачлар]]. Аннан түбәнрәк «урман асты» - вак агачлар һәм [[куаклар]] ярусы урнашкан. Ул кош-кортның күп төрләренә сыену һәм туклану урыны бирә. Тагын да түбәндәрәк – кечкенә куакчыклар (мәсәлән, кара җиләк, нарат җиләге) һәм үләннәр. Иң аскы ярусны [[мүкләр]] һәм [[лишайниклар]] тәшкил итә. Алар туфракны каплап торалар. Урман шулай ул [[гөмбә]]ләрсез яши алмый. Гөмбәлек җепләре агач тамырлары белән кушылып үсәләр һәм агачларга туфрактан су, анда эрегән тозларны суырырга ярдәм итәләр. Элек урман булмаган урынга полоса (http://ursaevo.ucoz.net/publ/25-1-0-131) итеп агачлар утырту еш кына нәтиҗә бирми, чөнки туфракта гөмбә булмагач, агачлар үсеп китә алмый.
 
Ярустан тыш үсемлекләр дә очрый. Алар үрмәле үсемлекләр, мәсәлән [[лианалар]] һәм үрмәләүче үсемлекләр - [[орхидеяләр]].
Юл номеры - 31:
[[XVIII гасыр]] башында [[Казан губернасы]] биләмәләренең 50 процентын урманнар биләгән булган. Урманнарның шулкадәр кырылу сәбәпләре дип, ул мәнфәгатьләре буенча, [[Петр I]] әмере белән, [[Санкт-Петербург]] каласын салуга, аннары хәрби суднолар төзүгә урман (нигездә, ылыслысын) кисүне, [[XX гасыр]]да республикада күпләп [[нефть]] чыгаруны, [[Куйбышев сусаклагычы|Куйбышев]] һәм [[Түбән Кама сусаклагычы|Түбән Кама]] [[сусаклагыч]]лары гамәлгә кергәч су бастыруны, чәчүлек җирләр атап була.<ref>[http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/01/09/81650/ Гамәлгә куелган Халыкара Урман көне төркиләр һәм иранлыларның Нәүрүзенә туры килә]</ref>
 
[[Екатерина I]] тәхеткә утыргач, Урман конторасы бетерелеп, урманнарны саклау һәм карау [[алпавыт]]ларга, старосталарга һәм приказчикларга йөкләнә. Гомуми күзәтү воеводаларга һәм губернаторларга тапшырыла. Мондый чаралар урманнарны юкка чыгару дәрәҗәсенә китерә: рөхсәтсез урман кисү, чәчүлек һәм болынлыклар өчен меңнәрчә-меңнәрчә гектар агачлар аударыла. [[Павел I]] чорында бу кимчелекләр бетерелә.<ref>[http://ursaevo.ucoz.net/publ/25-1-0-131 II кисәк. XX БҮЛЕК. УРМАННАР – ЗУР БАЙЛЫК]</ref>
<gallery>
Файл:Grib skov.jpg|Урман