Боралак: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 92 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q34486 (translate me)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 2:
[[Файл:Leonardo da Vinci helicopter.jpg|thumb|Да Винчи'ның "[[һава]] [[тишү]]чесе"]]
 
'''Боралак''' (беренче атамасы ''геликоптер'', {{lang-fr|hélicoptère}} - {{lang-grc2|ἕλικος}} «спираль, винт» һәм {{lang-grc2|πτερόν}} «канат» сүзләреннән ясалган, шулай ук рус [[алынма]]сы «''вертолет''») , күтәрү көче һәм тартуы бер яки берничә йөртүче һава винтлары ярдәмендә барлыкка килә торган [[очу аппараты]]. Йөртүче винтларының саны (бер, ике, күп винтлы) һәм аларның үз-ара урынлашуы (бер күчәргә утыртылган, буй, аркылы), двигательләренең саны (бер, ике, күп двигательле), йөртүче винтлары күчергеченең тибы (механик, реактив), тәгаенләнеше (күп максатлы, коткару, транспорт өчен һ.б.), йөк күтәрүчәнлеге (җиңел, уртача, авыр һ.б.) буенча аерылалар. Аппарат вертикаль юнәлештә күтәрелә һәм утыра ала, [[һава]]да бирелгән биеклектә “эленеп” тора, теләсә нинди күчәр буйлап күчә һәм аның тирәсендә әйләнә ала. Хәрби һәм граждан [[авиация]]сендә киң файдаланыла.
'''Боралак''' (шулай ук рус [[алынма]]сы «''вертолет''») — [[күтәрелү]] һәм [[хәрәкать]] өчен кирәкле [[көч]] бер яки күбрәк [[мотор]] әйләндергән [[боралак роторы|роторлар]] тарафыннан тудырылган [[роторлы очучы аппарат]] төре. Бу боралакларга [[вертикаль]] [[яссылык|яссылыгы]] буенча [[кузгалу|кузгалып]] [[күтәрелергә]], [[төшү|төшеп]] [[утыру|утырырга]], бер [[урын]] [[өс]]тендә [[очу|очып]] [[тору|торырга]], шулай ук алга, артка һәм [[як]]ларга [[хәрәкәт]] итәргә [[мөмкинчелек]] бирә.
 
==Боралаклар төзү́==
Авиация машиналары төзү тармагы. Боралаклар төзү - техник яктан аеруча нык үсеш алган сәнәгать тармагы. Боралаклар төзү өчен югары фәннилек, югары дәрәҗәдә кооперация һәм җитештерү концентрациясе хас. Боралак кебек очкыч аппарат төзү идеясе самолёт төзи башлаганга кадәр үк (19 йөз ахыры) мәгълүм булса да, шактый соңрак гамәлгә ашырыла. Боралакларны Русиядә серияләп чыгару [[Казан вертолёт заводы]]нда (КВЗ) 1950 елларда Ми-1 аппаратларыннан башлана. Ми-1 сериясендәге беренче 25 боралак 1952 елның җәендә Тушинода ([[Мәскәү]]) [[Авиация көне]]нә багышланган парадта катнаша. Боралаклар өчен ике төп үсеш юнәлеше билгеләнә: аларның йөк күтәрүчәнлеген арттыру һәм чагыштырма очу-техник сыйфатламаларын яхшырту. Көч бирү җайланмасын пешкәкле двигателе булган Ми-1, Ми-4, Ка-18, Ка-26 боралаклары урынына газ турбиналы двигательләр белән җиһазланган һәм икътисади сыйфатламалары яхшырак булган 2 нче буын - Ми-2, Ми-6, Ми-8, Ка-25 боралаклары алмашка килә. 3 нче буын боралаклары Ми-17, Ми-26, Ка-32 тагын да яхшырак эксплуатацион һәм икътисади сыйфатламаларга ия, аларда тавышны, вибрацияне киметә торган композит материаллар һәм камилләштерелгән җиһазлар файдаланыла. 4 нче буын Ми-28, Ми-172, Ми-38, Ка-50, Ка-60, «Ансат» боралакларын төзегәндә фән, техника һәм технологиянең өр-яңа казанышлары кулланыла. [[СССР]]да һәм Русиядә боралак проектлары М.Л. Миль һәм Н.И. Камовларның махсус конструкторлык бюроларында төзелә, [[Ростов]] (Ми-1, Ми-6, Ми-24, Ми-26), [[Күмертау]] (Ка-26, Ка-27, Ка-32), [[Улан-Удэ]] (Ка-25, Ми-8), Арсеньев (Ми-24, Ми-34, Ка-50), [[Ырынбур]] (Ми-1) шәһәрләрендә серияләп җитештерелә. Казан - боралаклар эшләп чыгаручы иң эре үзәкләрнең берсе. [[1951 ел]]да Ми-1 боралакын җитештерү үзләштерелә. КВЗда Ми-4 боралакы 1 ел эчендә проектлаштырыла һәм төзелә, сыйфатламалары ягыннан ул чит илләрнекеннән өстенрәк була. Ми-4 - Русиядән чит илләргә чыгарыла торган беренче боралак.
 
[[Башкортстан]]да 1950 нче еллар уртасыннан [[Уфа]] моторлар ясау җитештерү берләшмәсендә Ми 1, Ми 6, Ми 26 боралак механизмнары (салышлык автоматы, күчергеч валы булган вентилятор, йөртүче винтларның тормозы), Ка 27, Ка 29, Ка 32 боралак өчен йөртүче винтларның колонкалары чыгарыла. 60нчы еллар азагында [[Күмертау]] авиация җитештерү предприятиесендә Н.И.Камов ис. Махсус КБ да (Люберцы ш.) проектланган төрле модификациядәге ике двигательле боралак, күп максатлы җиңел боралак җитештерү үзләштерелә.
 
[[Файл:Vertical-T Mil Mi-8.jpg|thumb|250px|[[Ми-8]] боралагы]]
Дөньяда иң киң таралган (70 илдә файдаланыла) [[Ми-8]] боралакын серияләп чыгаруны КВЗ [[1965]] елда үзләштерә, аерым чорларда елына 350 дән артык боралак җитештерә, барлыгы 4000 ләп боралак экспортка җибәрелә. Кайбер елларда сатудан алынган валюта кереме [[СССР]]да авиация экспортыннан кергән барлык акчаның яртысыннан күбрәген тәшкил итә.
 
[[1957]] дә КВЗда боралакларны серияләп җитештерүне конструкторлык күзәтчелегендә тоту өчен Казанда ОКБ-387 җирлегендә баш конструктор Г.И. Бакшаев җитәкчелегендә М.Л. Миль исемендәге Мәскәү боралак заводының Казан филиалы оештырыла (хәзер «Боралакы Ми» - КНПП - Казан «Ми вертолётлары» фәнни-җитештерү предприятиесе). Соңрак М.Л. Миль ОКБсының Казан филиалы Улан-Удэ шәһәрендәге авиация заводында Ми-8 боралакларын һәм аның модификацияләрен эшләп чыгаруга да күзәтчелек итә. ОКБ-387дә Ми-8 боралакының күпсанлы модификацияләрен проектлаштыруның төп эшләре башкарыла. 1972 дә - Ми-14 боралакы, 1976 да - өченче буын Ми-8МТ боралакы, 1982 дә тәҗрибә боралакы Ми-18 төзелә.
 
1990 елларда илдә урнашкан яңа икътисади мөнәсәбәтләр КВЗга «Ансат», «Актай» кебек боралакларны мөстәкыйль проектлаштыру мөмкинлеге бирә.
 
Турыдан-туры КВЗ катнашында оештырылган предприятиеләр: «Омега» (проектлаштыру эшләрен фәнни-техник оештыру), «Заречье» (җирдә хезмәт күрсәтүче заманча чаралар эшләү һәм җитештерү), «Кристалл» (КВЗ боралакларын заказчылар таләпләренә туры китереп җиһазлау программалары), «Хелико» (боралакларда медицина комплексларын оештыру концепциясен эшләү), «Авиаремсервис» (эчке һәм тышкы базарны запас детальләр белән тәэмин итү), «Эрдас» (төзәтү-торгызу эшләрен оештыру) тикшеренү үзәкләре. 1
 
 
{{Портал|Авиация}}
== Шулай ук карагыз ==
Строка 14 ⟶ 28 :
* [[Миниатюр боралак]]
* [[Радио-идарәле боралак]]
 
 
== Искәрмәләр ==
Строка 31 ⟶ 46 :
* Wragg, David W. ''Helicopters at War: A Pictorial History''. London: R. Hale, 1983. ISBN 0-7090-0858-9.
 
==Чыганаклар==
== Сытламалар ==
* [http://башкирская-энциклопедия.рф/index.php/read/8-statya/3639-vertoljot Башкорт энциклопедиясе]
* [http://tatarile.org/maglumat/%D0%BC%D3%99%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D3%99/%D0%B2%D0%B5%D1%80%D1%82%D0%BE%D0%BB%D1%91%D1%82%D0%BB%D0%B0%D1%80-%D1%82%D3%A9%D0%B7%D2%AF Вертолётла́р төзү́]
 
== Сылтамалар ==
{{Навигация|Викиҗыентык=Боралаклар}}
;Оешмалар