Мөхтәр Мутин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 24:
'''Мөхтәр Мутин''' – татар халкының бөек трагик артисты, режиссер, тәрҗемәче, театр эшен оештыручы.
==Тәрҗемәи хәл==
Мохтар Исхак улы Мутин [[1886 ел]]ның [[2 гыйнвар]]ында [[Уфа губернасы]] [[МинзәлөМинзәлә өязе]]нең (хәзер Татарстан Республикасының [[Актаныш районы]]) [[Такталачык]] авылында туа.
 
Театр сәнгате белән Мөхтәр [[Бәләбәй]]дәге рус гимназиясендә укыган вакытта кызыксына башлый. 1908 елда ул сәхнә сәнгате белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлый һәм [[1912 ел]]га кадәр гастролер-трагик сыйфатында йөри. Уфада [[Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская]] җитәкчелегендә [[Нур театры|«Нур» труппасы]] эшли башлагач, ул үзенең иҗатын шушы коллектив белән бәйли. 1915 елда [[Ырынбур]]да [[«Ширкәт» труппасы]] оешкач, М.Мутин бу труппада хезмәт итә, труппаның төп артисты һәм режиссеры булып таныла.
Юл номеры - 34:
 
1937 елда М.Мутин кулга алына, 1941 елның 3 июнендә Колымада һәлак була. 1963 елда аклана.
 
==Сәхнә иҗаты==
М.Мутин – зур шөһрәт казанган атаклы артист. Ул татар сәхнәсенә героик пафос, романтик юнәлеш алып килгән, гаҗәеп кайнар темпераментка ия булган олы трагик талант. Ул башлыча төп рольләрне башкара. Көнбатыш драматургиясен үзләштерә һәм спектакльләрендә уйнап, зур уңышларга ирешә. Татар театры тарихына кергән, М.Мутин иҗат иткән образлар: Карл Моор – Ф.Шиллерның «Юлбасарлар»ында, Гамлет, Отелло – В.Шекспирның «Гамлет» һәм «Отелло»сында, Тартюф – Мольерның «Тартюф»ында, Батырхан – Г.Ибраһимовның «Яңа кешеләр»ендә, Минһаҗ – К.Тинчуринның «Кандыр буенда»сында, Бардин, Барон – М.Горькийның «Дошманнар»ында һәм «Тормыш төбендә»сендә һ.б.