Болгария: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 44:
Кубрат үлгәч дәүләт таркалган. Бер легенда яши, Кобрат үзенең үлеме алдыннан улларына бердән булырга васыять калдырган. Әмма хәзәрләр барыбер болгарларны үз дәүләтенә кушалар. Болгарлар, Византияне җиңәр өчен, славян милләтләре белән берлек ясадылар. Болгарлар җире официал рәвештә Беренче Болгар дәүләте дип 680 елда, Византияне җиңгәч кенә атала башлады. Киләчәктә славяннар белән дуслашу, болгарларны славянлаштыруга китерде. IX гасырга, Авар каһанлыгын яулап алгач, болгарлар җире зурайды.
Борис кенәз идарә иткән чорда дәүләт официал рәвештә христиан динен кабул итте. Симеон патша вакытында дәүләт хәзерге Болгария, Румыния, Македония, Сербия, Маҗарстан, Албания, Греция җөмһүриятләре, Украинаның көньяк-көнбатыш якларын, Төркиянең аврупа яклары җирләрен берләштергән.
[[Image:Bulgaria-(893-927)-TsarSimeon-byTodorBozhinov.png|thumb|rightleft|200px|Симеон I идарә иткән чактагы Беренче Болгар дәүләте]]
Болгар дәүләте Византия белән бик еш сугыша башлады.
1018 елда Самуил үлеменнән соң Болгарияне Византия яулап алды һәм узенең төреклек итүен ике гасырга туктатты. XI гасырда Византия өчендә булган Болгариягә төрле яктан норманлар, печенеклар һәм маҗарлар хоҗум иттеләр. 1185-1187 елларда баш күтәрүләр илне иреклеккә китерде һәм Икенче Болгар дәүләтен барлыкка китерде.