««Өмет» (Уфа)» битенең юрамалары арасында аерма

Нет изменений в размере ,  7 лет назад
к
төзәтмә аңлатмасы юк
к ({{Портал|Татар матбугаты}})
к
'''«Өмет»''' - Башкортстанда яшьләр өчен татар телендә нәшер ителүче гәзит. Сишәмбе, шимбә көннәрендә чыгарыла.
 
Беренче саны [[1991 ел]]ның 12 июлендә дөнья күрә башлый. Гәзит тиз вакыт эчендә укучылар арасында популярлык яулап, республиканың мәгълуматмәгълүмат киңлегендә үзенә лаеклы урынны били. Гәзит җәмгыятьнең рухи үсешенә, әдәбият, мәдәният, тарих һәм этнографиядә милли традицияләрне күтәрүгә һәм татар телен үстерүгә зур өлеш кертә. Шулар белән бергә сәясәтне, икътисадны да киң яктырта. 2001 елда баш мөхәррир булып Рәдис Ногманов килә.
 
«Өмет»нең «Сихәт», «Чаткылар», «Сезнең өчен», «Мин яшь» дигән кушымталары бар. Тормышның мөһим проблемаларын яктырткан бик күп рубрикалар яшәп килә. Мәсәлән, «Шәхес янында», « Күңелемдәген ачып салам», «Сер итеп кенә», «Гаилә учагы», «Ни өчен шулай?», «Билгеле билгесез дөнья», «Кулланучылар почмагы», «Алло, «Өмет» тыңлый», «Өмет»кә соравым бар», «Ерактагы якын кардәшләр», «Өмет» табибы» һ.б.