Телне нормальләштерү: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Үрнәк: {{PER}}дагы кечуа теле: Өстәмә тәрҗемә ителгән текстны күрсәтү
Юл номеры - 111:
== Үрнәк: {{PER}}дагы кечуа теле ==
=== Статусын планлаштыру ===
{{PER}}’ның тел планлаштыру тарихы 16 гасырда испаннар тарафыннан [[колонизация]]се белән башлана. Испаннар Перуга беренче тапкыр килгәндә, испаннарның җирле халыклары арасындагы аралашу теле (лингва-франка) буларак кечуа теле кулланылган иде. Еллар узуы белән испаннар испан теленең өстенлеген алга сөрде; нәтиҗәдә испан теле Перуда киң кулланылучы һәм доминант теле дәрәҗәсенә менде.<ref name= CoronelM>Coronel-Molina, Serafin M. "Functional Domains of the Quechua Language in Peru: Issues of Status Planning." University of Pennsylvania</ref> 1975 елда Президент Хуан Веласко Альварадо ([[:en:Juan Velasco Alvarado]]) җитәкчелегендәге Перуның революцион хөкүмәте кечуа телен Перу дәүләтенең испан теле белән бер дәрәҗәсендәге рәсми тел буларак игълан итте.”<ref name=Hornberger2>Hornberger, Nancy and Kendell A. King. "Authenticity and Unification in Quechua Language Planning." University of Pennsylvania: 1998.</ref> Дүрт ел узгач, канун үзгәртелә.<ref name=CoronelM /> Перу’ның 1979 елгы [[конституция]]се испан телен дәүләтнең бердән-бер рәсми теле буларак игълан итә; кечуа һәм аймара телләре өчен Stewart’ның классификациясендәге провинциаль функциясенә тиң “рәсми кулланылыш зоналары” билгеләнә. Шул вакыттан бирле кечуа провинциаль тел буларак яши. Бүген, кечуа телендә сөйләшүчеләр җәмгыятьләре [[Көньяк Америка]] буенча таралганы сәбәпле, чикле халыкара аралашу функциясен үти ({{ARG}}, {{BOL}}, {{BRA}}, {{CHL}}, {{COL}} һәм {{ECU}}). Шулай да, кечуа теленең түбән статуслы булуы сәбәпле, күпчелек очракларында лингва-франка буларак испан теле кулланыла. Соңгы арада, кечу теле академик мохитенең игътибарын җәлеп итте - мәктәпләрдә укытылган дисциплина буларак һәм әдәби кызыксыну темасы буларак.
 
=== Телнең корпусын планлаштыру ===