Хөсәен Ямашев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 4 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q2513002 (translate me)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25:
'''Хөсәен Ямашев''' (''1882''-''1912'') — революцион хәрәкәт эшлеклесе, публицист.
==Тәрҗемәи хәл==
Ямашев Хөсәен Минһаҗетдин улы [[Казан]]да җитешле гаиләдә дөньяга килгән. Атасы Минһаҗетдин Хәсән улы [[Сарытау губернасы]], [[Кузнецк өязе]], [[Дәхтәрни]] (''Кече Труев'') авылында туган. [[Яңа Узин]] шәһәренең икенче гильдия сәүдәгәре. [[Казан]]га күчеп, йорт сала (Тукай урамы, 79/8). Хөсәен [[Казан татар укытучылар мәктәбе]]н тәмамлый. [[1903 ел]]ның гыйнварында меньшевик [[ИбнеәминИбраһим Әхтәмов]] йогынтысында [[РСДРП(б)]] фиркасенә керә һәм фирканең Казандагы татар бүлекчәсен җитәкли. Татарча сәяси эчтәлекле өндәмәләр, брошюралар («Үрмәкүч һәм чебен», «Беренче адым» һ.б.) авторы һәм тәрҗемәчесе, укытучылар мәктәбендәге һәм [[Алафузов заводы]]ндагы социал-демократик түгәрәкләр оештыручы.
 
Казанда 1905-1907 еллардагы инкыйлаб вакыйгаларында катнаша. [[1906 ел]]да [[Ырынбур]]га күчә һәм актив сәяси эшчәнлектән сәяси журналистикага күчә. РСДРПның Урал һәм Уфа комитәтләре матди ярдәме белән 1907 елда шәһәрендә татарча беренче революцион мәсләкле (легаль) рәсми [[Урал гәзите]]н нәшер итә (рәсми мөхәррире хатыны [[Хәдичә Ямашева]]). Гәзит, рәсми кабул ителгән карашларга каршы большевистик түгел, күбрәк меньшевистик төстә булган. Гәзит тыелгач, Х. Ямашев [[1907 ел]]ның маеннан Казанга кайта.