Бөек француз инкыйлабы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Kitap (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 9:
Инкыйлабтан соң Франция республика дип игълан ителә, яңа Конституция, һәм Француз инкыйлабының иң зур казанышы, һәм әйтергә кирәк, бар кешелек алдындагы иң бөек казанышы, — бар кешеләрне дә, аларның милләтенә, расасына, диненә, җенесенә, социаль статусына карамыйча, тигез хокуклы дип игълан итүче «Кеше һәм ватандашларның хокуклары декларациясе» кабул ителә. Франциядәге вакыйгалар, аеруча бу илнең монархларына мәхкамә үткәрелеп, алар җәзага тартылганнан соң, Европа монархларын, аристократиясен, шул исәптән [[Русия]]некен дә, куркуга төшерә, мең ярым ел буена дәвам иткән «Ходайның үзе тарафыннан урнаштырылган тәртип"не җимерергә җөрьәт иткән бу ил белән Европаның монарх режимнары арасында сугыш башланып китә.
==Якобитлар диктатурасы==
[[Файл:Robespierre.jpg|300px|thumb|right|Робеспьер ]]
1793 елның мартында икыйлаб каршы Вандея фетнәсе башлана. Инкыйлаб саклавы өчен Җәмгыять коткару комитеты иң эшлекле Якобитлар тарафыннан (Дантон, Демулен, Робеспьер) оештырыла. Якобитлар үз кулында зур хакимлек алалар һәм икыйлаб каршы фетнәсен бастырып Франция Инкыйлабын коткаралар. Тик инкыйлабчылар арасында сәяси көрәш башлана. Шул көрәштә Якобитлар Җирондиләр өстеннән җиңәләр. Күп Җирондиләр кулга алына. Качкан җирондиләр провинциядә фетнәләр оештыралар.