Бөек француз инкыйлабы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Kitap (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 9:
Инкыйлабтан соң Франция республика дип игълан ителә, яңа Конституция, һәм Француз инкыйлабының иң зур казанышы, һәм әйтергә кирәк, бар кешелек алдындагы иң бөек казанышы, — бар кешеләрне дә, аларның милләтенә, расасына, диненә, җенесенә, социаль статусына карамыйча, тигез хокуклы дип игълан итүче «Кеше һәм ватандашларның хокуклары декларациясе» кабул ителә. Франциядәге вакыйгалар, аеруча бу илнең монархларына мәхкамә үткәрелеп, алар җәзага тартылганнан соң, Европа монархларын, аристократиясен, шул исәптән [[Русия]]некен дә, куркуга төшерә, мең ярым ел буена дәвам иткән «Ходайның үзе тарафыннан урнаштырылган тәртип"не җимерергә җөрьәт иткән бу ил белән Европаның монарх режимнары арасында сугыш башланып китә.
==Якобитлар диктатурасы==
1793 елның мартында икыйлаб каршы Вандея фетнәсе башлана. Инкыйлаб саклавы өчен Җәмгыять коткару комитеты иң эшлекле Якобитлар тарафыннан (Дантон, Демулен, Робеспьер) оештырыла. Якобитлар үз кулында зур хакимлек алалар һәм икыйлаб каршы фетнәсен бастырып Франция Инкыйлабын коткаралар. Тик инкыйлабчылар арасында сәяси көрәш башлана. Шул көрәштә Якобитлар Җирондиләр өстеннән җиңәләр. Күп Җирондиләр кулга алына. Качкан җирондиләр провинциядә фетнәләр оештыралар.
1793 нче елда Франция инкыйлабы нәтиҗәсендә хакимиятне үз кулына алган Якобитлар диктатурасы [[гильотина]]га меңләгән кешеләрне җибәрә һәм “Бөек Террор” чоры башлана.
 
1793 елның 10 июнендә инкыйлаб каршы фетнәләр бастыру өчен Милли Гвардия көчләрендә таянып Якобитлар диктатураны урнаштыралар.
 
1793 елның 13 июлендә конвент көндәше Шарлотта Корде тарафыннан иң мәшһүр, сәләтле Якобит инкыйлабчы-җурналист Марат үтерелгән иде. Маратның үтерүенең җавабына Якобитлар Инкыйлаб терроры оештыралар.
 
"Инкыйлаб үз балаларын ашый" - шушы фикере Якобитлар тулысынча исбатлаганнар. Башта алар гильотина кулланып иң усал үзләренең дошманнарын үтергәннәр, соңрак патшабикә Мариа-Антуанеттаны, аннары уртача Якобитчыларны да үтергәннәр. Якобитлар җитәкчесе - Робеспьер хәтта үзенең дусларын - Дантонны, Камил Демуленны гильотинага җибәргән. Бөек Террор чоры башланган.
 
"Инкыйлабның башы бар, инкыйлабның очы юк" - гыйбарәсен Якобитлар һәм аларның эзеннән баручылар исбатлаганнар. Соңрак үтерүчеләр дә үтерелгән иде: Демулен, Дантон һәм Робеспьер.
 
==Термидориан борылышы==
1794 елның 27 июлендә Робеспьер җитәкчелегендә инкыйлабый Якобит хөкүмәте Колло д’Эрбуа һәм Баррас көчләре тарафыннан бәреп төшерелгән иде. Робеспьер башта теш казнасына яраланган иде, ә соңрак гильотинада үтерелгән. Хөкүмәткә Җирондиләр килгән. Термидор яки Милли Конвенты дәвере башланган.