Ашказар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 15:
[[Федоровка районы]] [[Өчбүләк (Федоровка районы)|Өчбүләк]] авылыннан көнбатышка таба 2,2 км еракта башлана. Федоровка районында төньяк көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба ага, Михайловка авылы тирәсендә төньяк-көнчыгышка борыла һәм [[Стәрлебаш районы|Стәрлебаш]], [[Мәләвез районы|Мәләвез]], [[Стәрлетамак районы|Стәрлетамак]] районнары буйлап Агыйдел елгасына (тамагыннан 743 км еракта, Стәрлетамак ш. тирәсендә) коя.
 
Озынлыгы 165 км, бассейн мәйданы 3780 км², гомуми түбәнәюе 271 м. Башлыча кар суы белән туена. Еллык акманың 81,1% ы язгы (апр.—май), 13,1% ы җәйге-көзге (июнь-окт.) һәм 5,8% ы кышкы (нояб.—март) чорларга тура килә. Уртача еллык су сыгымы (m³/с): [[Стәрлетамак районы]] Веселый авылы эргәһендә — 10,4, тамагында — 16,7. Бассейнның көнбатыш өлөшөөлеше [[Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы]] чикләрендә урнашкан. Көнчыгыш өлеше балчыклы, комлы балчыклы һәм комлы грунтта зур булмаган убалар белән уйсу тигезлектән тора. Үзәне өске пермьнең казан ярусы эзбизташлары, доломитлары, мергельләре, аргилитларыннан гыйбарәт. Ландшафтлары типик кара туфрактагы төрле үләнгә бай, бүтәгән-кылганлы дала һәм болыннардан тора. Бассейн территориясенең якынча 5% ын урман каплаган, 70% ы сөрелгән. Федоровка районы [[Дедово]] һәм [[Базелево]] авыллары тирәсендә буалар бар. Кушылдыклары: уң — Сукайлы; сул — Кече Балыклы, Олы Балыклы, Күндерәк, Стәрле һ.б.
 
== Чыганаклар ==
* [http://башкирская-энциклопедия.рф/index.php/y-artyu-ar/8-statya/1246-ash-a-ar-jyl-a Башкорт энциклопедиясе] {{ref-ba}}
 
 
{{Агыйдел елгасы}}
 
[[ru:Ашкадар]]