Мәскәү җәмигъ мәчете: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 34:
'''Мәскәү җәмигъ мәчете''', '''Икенче Мәскәү мәчете''' — [[Мәскәү]]дә иң зур һәм борынгы мәчетләрнең берсе. Мәскәү мөселманнары берлеге символы булып тора һәм Русиядәге иң билгеле мәчетләрнең берсе. Мәскәү Җәмигъ мәчете [[1904 ел]]да татар сәүдәгәрләре акчасына төзелә.
 
Алимов Бәдретдин Али улы 1894 елда ук, [[Николай II]] тәхеткә утырган елны ук икенче мәчет төзергә рөхсәт сорап гариза язуы билгеле. Бу гаризаны ул «Мәскәүдә мөселманнарның бик күп булып, [[Мәскәү тарихи мәчете|Замоскворечье]] мәчетенең бары тик 1500 кеше генә сыйдыра алуы» белән нигезли. Бу гариза патша тарафыннан [[1903 ел]]да хуплана.
 
1902 елда Мәскәү мещаны С. Бакиров белән [[Ханкирмән]] сәүдәгәре Х. Акбулатов алар хуҗа булган Выползов тыкрыгындагы кишәрлектә икенче мәчет төзелеше өчен бирүләре турында гариза бирәләр.<ref>[http://www.mihrab.ru/history/ История московской соборной мечети] </ref>
 
Бәдретдин мулла уллары Сафа белән Абдрахманны мәчет төзергә акча җыю өчен [[Русия]] буйлап [[Кытай]] чигенә кадәр озын-озак юлга чыгарып җибәрә. Бу мәчет бик кыска арада, 1904 елның май-сентябрь айларында төзелеп бетә. Аны төзүгә Агеевлар гаиләсе, шәһәр мөселманнары, бигрәк тә [[Әҗе]] татары [[Салих Ерзин]] уллары белән зур өлеш кертә.
 
Биредә [[1955 ел]]да [[Индонезия]], [[1957 ел]]да [[Мисыр]] президентлары булып киткән. [[1980 ел]]да Мәскәүдә [[Мәскәү 1980|Олимпия уеннары]] булыр алдыннан татар мәчетен сүтү куркынычы туа. Ул чакта мәчетне дин әһелләре һәм гарәп илчеләре саклап кала.<ref>[http://www.azatliq.org/content/article/24319435.html Мәскәү Җәмигъ мәчетен сүтәләрме, төзекләндерәләрме?]</ref>