Әбрар Кәримуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к ==Шулай ук карагыз== {{Портал|Шәхесләр}}
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 8:
| һөнәр =
| туу датасы = 29.05.1925
| туу җире = [[Татарстан]]ның [[Саба районы]] [[Чәбия-Чүрчи]] авылы
| гражданлык =
| милләт =
Юл номеры - 65:
 
Докторлык диссертациясен яклаганнан соң, [[1983 ел]]да аның "Реформалардан соңгы Россиядә татар китабы" дип исемләнгән яңа монографиясе (Татарская книга пореформеной России. — Казань: Татар.кн.изд-во, 1983. — 320с.) басылып чыга. Шулай итеп, автор татар китабының революциягә кадәрге чорын яктыртуны тәмамлый. Галимнең әлеге хезмәте, элек язылган ике китап белән бергә, татар китабының килеп чыгышы, халыкның укый-яза белү дәрәҗәсе, татар халкы әдәбиятының, мәдәниятенең, мәгарифенең Рәсәй тарихында тоткан урыны хакында яңача фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Әлеге хезмәтләр нигезендә хәзер югары уку йортларында татар басма китабының тарихы укытыла. Галимнең шуннан соң язылган хезмәте татар китабының революциядән соңгы чорына багышлана. Ул 1989 елда басылып чыга. (Становление и развитие татарской советской книги: 1917-1932 гг. Очерки о ведомственных и кооперативных издательствах Татарской АССР).
Шул ук вакытта ул тарих, әдәбият, мәдәният, археография, топономика, библиография буенча тикшеренүләрен дәвам итә. Татар, башкорт, үзбәк, казахказакъ, кыргыз халыкларының китап бастыру эше һәм бу өлкәдәге үзара элемтәләре хакында хезмәтләр яза.
 
Әбрар Кәримуллин күпкырлы галим булса да, гомере буе китап тарихы, библиография мәсьәләләрен үзәккә куеп эшли. Шул рәвешчә, халык хәтере булган китап язмышы — Ә.Кәримуллинның үз язмышына әверелеп яши. Китапка багышланган хезмәтләре аша ул татарның үзаңын үстерүгә сөйләп бетергесез зур өлеш кертә. Шулай да халкыбыз язмышына кагылышлы бер генә мәсьәлә дә аның игътибарыннан читтә калмый. Ул — татарның чын тарихын торгызу эшендә дә үзеннән зур өлеш керткән галим.