Калмашбаш: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
EmausBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.3) (робот өстәде: ba:Ҡалмашбаш, kk:Калмашбаш; косметик үзгәртүләр
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 6:
|герб =
|байрак =
|lat_deg = 55 |lat_min = 0 |lat_sec = 29
|lon_deg = 54 |lon_min = 36 |lon_sec = 53
|CoordAddon =
|CoordScale =
Юл номеры - 26:
|эчке бүленеш =
|башлык =
|нигезләнү елы = 1627
|беренче язма искә алу =
|элекке исемнәр =
Юл номеры - 48:
}}
 
'''Калмашбаш''' — [[Башкортстан]]ның [[Чакмагыш районы]]нда урнашкан авылтатар авылы. [[2009 ел]]ның [[1 гыйнвар]]ына биредә 843 кешенең яшәве мәгълүм.<ref name='белешмә'> Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — [http://www.asmo-rb.ru/engine/data/attach/1/spravochnik.xls Excel форматындагы кушымта].</ref>
Почта индексы — 452209, ОКАТО коды — 80256820001.
 
== Демография ==
Строка 64 ⟶ 63 :
| 843|| 843|| +0|| +0,00
|}
==Тарихи белешмә==
Калмашбаш Чакмагыш районының иң борынгы һәм зур авылларның берсе санала. Авыл тарихын сәвәскәр тарихчы Марат Ахунов язган. Авылга [[1627 ел]]да хәзерге Татарстанның [[Биектау районы]]ннан берничә гаилә килеп утыра. Бабайларның элекке авылларын ташлап китүенә [[Явыз Иван]]ның татарларны көчләп чукындыруы сәбәп булган.
 
Бабаларыбыз яшәү өчен урынны әүлия кабере булган изге җир белән янәшә Калмаш елгасы буеннан сайлаган. Авыл кешеләре үзләренә йортлар тергезү белән бергә авыл үзәгендә Аллаһ йорты да төзегәннәр.
 
Тарихи документларга караганда, Калмашбаш авылы кешеләре [[Түбән Новгород губернасы]]ның [[Шөбиле]] авылыннан Түрешкә күченеп килгән Исәнбирдиннарның берсен — Уразайны мәчеткә имам итеп чакыралар. Уразай Ходайбирде улының нәселе [[1718 ел]]дан алып [[1918 ел]]га кадәр 200 ел буе Калмашбаш, [[Иске Биккенә]], [[Яңа Биккенә]] һәм башка авылларның мәчетләренең имамнары булып торалар.
 
Авыл зурайган саен анда мәчетләр саны да арткан. [[XIX гасыр]] башында Калмашбашта өч мәчет булган. Халык ул мәчетләрне тышкы булмышына карап төсләр белән аерып йөрткән. Яңа төзелгән мәчет урынындагы борынгы мәчетне Ак мәчет дип атаганнар. Югары оч мәчете — Зәңгәр мәчет, ә Кырла очындагысы Яшел мәчет дип йөртелгән.
1917 елдагы [[Октябрь революциясе]]ннән соң да әле ул мәчетләр эшләвен дәвам иткән. Кызганычка каршы, [[1937 ел]]да мәчетләрнең манараларын кисеп, агачыннан төрле административ биналар корганнар. Ак мәчетне Шасгали бай йорты янәшәсенә күчереп, мәктәп ясыйлар.
 
Совет власте елларында авылның дин әселләре эзәрлекләнә. Аларның берәүләре Сталин лагерьларында корбан була, ә икенчеләре авылдан читкә китәргә мәҗбүр була.<ref>[http://kiziltan.ru/tat/news/iman/4550.html Марат Ахунов. “Ак мәчет”нең яңаруы]</ref>
==Мәгариф==
Калмашбаш мәктәбенең дини уку йорты буларак — 300, дәүләт мәктәбе буларак 100 еллык тарихы бар. Соңгы гасырда мәктәптә 206 педагог эшләгән. Шуларның бишесенә югары исем бирелгән. Мәктәп үзенең укучылары белән дә горурлана. Төрле елларда Калмашбаш мәктәбе арасыннан бер профессор, фән кандидатлары, югары уку йорты преподавательләре, республика сәм район, ведомство җитәкчеләре үсеп чыккан. Исемнәре билгеле язучылар, шагыйрьләр, тарихчылар, журналистлар, [[колхоз]]-[[совхоз]] рәисләре, мәктәп директорлары, баш табиблар, район гәзите редакторы бар. Шактый укучы хәрби юлны сайлаган, 22 кеше Русия, Башкортстан яисә башка өлкә сәм республиканың мактаулы исемнәрен йөртә.
 
Бүген 23 укытучыны берләштерүче мәктәп коллективы 133 укучыга белем бирә. Мәктәпкә капиталь ремонт эшләнгән, автобус бирелгән. Ул күрше [[Иске Биккенә]], [[Кашкар (Чакмагыш районы)|Кашкар]] авылларыннан балаларны укырга йөртә.<ref>http://kiziltan.ru/tat/news/obrazovanie/6203.html</ref>
 
== Искәрмәләр ==