Сөембикә манарасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 2:
'''[[Сөембикә]] манарасы''' (''Сөенбикә манарасы, Söyembikä manarası'', ''Хан мәчете'') — [[Казан кирмәне]]ндә урнашкан манара. Элек татарларда '''Хан мәчете''' буларак аталды, ләкин соңарак русларда йөргән ''Башня Сююмбике'' исеме белән атала башлады.
==Тарих==
Берничә тарихчылар фикерләре буенча Сөембикә манарасы [[Мөхәммәт-Әмин]] хан вакытында төзелгән иде. Мәскәү Кремленең [[:ru:Боровицкая башня|Боровицкий манарасы (рус)]] төзегән вакытында (1490) Мөхәммәт-Әмин Мәскәүдә Иван-3 янында яшәгән иде һәм Италия архитекторлары ([[:ru:Солари, Пьетро Антонио|Пьетро Антонио Солари (рус)]]) белән танышып, дуслашып, соңрак аларны Казанга яңа манара төзү өчен чакырган иде. Төзелеш вакыты: 1507-1517 еллар. Башта яңа Манара - хәрби манара буларак тиеш иде, ләкин Мөхәммәд-Әмин үзенең фикерен үзгәртте, һәм бу корылрма хан мәчет манарасына әверелгән. Сөембикә соңгы елларда манарасында яшәгән өчен халык бу бинаны Сөембикә Манарасы исеме биргән.
 
==Сөембикә манарасы бүген==
Сөембикә манарасы — [[Казан]]ның танылган архитектура символы. Ул ''авышлы биналар'' санына керә, чөнки ул төньяк-көнчыгыш ягына 1,98 метрга ава. Якынча 1730 елларда манарага икебашлы бөркет урнаштырылды. 1980 елларда татар җәмагатьчелеге таләбе буенча манарада [[Ислам]] символы — ярым ай урнаштырылды.