Кесә телефоны: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 10:
* [[1984 ел]]да мобил элемтәне кулланучылар саны 300 000 кешегә җитә.
* [[2003 ел]]да мобил элемтәне кулланучылар саны 1 200 000 000 кешегә җитә.
 
Motorola DynaTAC 8000Х ут-диодлы дисплей белән җиһазландырылган һәм төзелеш кирпече зурлыгында булган. Әлеге аппарат аша беренче булып 1983 елның 13 октябрендә АКШта беренче коммерция кәрәзле элемтә челтәрен сафка бастырган Ameritech Mobile компаниясе президенты Б.Барнет шалтыраткан. Телефон ярдәмендә сәгать буе сөйләшергә мөмкин булган, ә көтү режимында эшләү вакыты сигез сәгатькә җиткән. Челтәрдән файдаланган өчен абонент түләве аена 50 долларга төшкән, ә бер минутлык шалтырату өчен сөйләшүләр аеруча күп булган вакытта 40 цент һәм калган сәгатьләрдә 24 цент түләргә туры килгән. Әмма бу — аппаратны сатуга йогынты ясамаган.
 
«Сатып алучыларны портатив телефон ярдәмендә һәрвакыт элемтәдә булу мөмкинлеге шулкадәр шаккаттырды ки, DynaTAC 8000Х аппаратын алырга чиратка меңнәрчә кеше тезелә иде, — дип искә ала телефонны эшләүчеләрнең берсе Р.Кролопп. — 1983 елда чыбыксыз телефон аша шалтырату идеясе үзе үк фантастика кебек тоела иде».
Тәүге кәрәзле телефонны уйлап табу тарихы сугыштан соңгы чорларга барып тоташа. 1947 елда АТ&Т компаниясе, ә төгәлрәге аның Bell Laboratories тикшеренү лабораториясе, беренче булып шундый аппарат ясау идеясе белән чыга. Шул ук вакытта телефонны уйлап табучылар аны автомобильдә куллану идеясе белән генә чикләнә. Аппарат, туендыру чыганагыннан башка, 30 — 40 кг авырлыкта була.
 
Узган гасырның 50 нче елларында автомобиль телефоннарын акрынлап кечерәйтә башлыйлар. 70 нче еллар башына инде алар 12 — 14 кг га юкара. Ә 20 елдан соң Motorola компаниясе инженеры М.Купер 1 кг нан чак кына авыррак булган телефон уйлап таба. Кәрәзле телефон прообразы — график дисплейлы, сәгатьле, клавиатуралы трубка узган гасырның 80 нче елларында эшләнә.
 
1988 елда спутник элемтәсе ярдәмендә кәрәзле телефоннар унар км дан ала башларлык итеп камилләштерелә.
 
Ә кесә телефоннарын будильнигы, кинокамерасы, фотоаппараты, SMS, MMS тапшыргычлары, диктофоны, плейердан тыш, миникомпьютеры булган смартфоннар алыштыра. Аларда кино карарга, текст белән эшләргә, Интернетка чыгарга мөмкин.
 
Соңгы берничә ел эчендә кәрәзле телефон элемтәсе киң үсеш алды. Телефоннарны сайлап алу мөмкинлеге зур булу, телекоммуникация хезмәте күрсәтүнең сыйфаты яхшыру, бәясе бар кешеләр өчен дә мөмкин булуы шуңа китерде: дөньяда миллиардтан артык кеше кәрәзле телефон куллана.
 
Кәрәзле телефоннарның хәзер түбәндәге төрләре бар: Nokia; Samsung, Sony Ericson, Filips, LG, Motorolla, Audiovox, Just, Vertu, Apple. Модельләр буенча иң популяры Just, Nokia. Аннан соң Vertu, Apple, Samsung, Sony Ericson, Filips, LG, Motorolla бара. Кәрәзле телефоннар ярдәмендә сөйләшергә, SMS, MMS җибәрергә, музыка тыңларга, уен уйнарга, Интернетка чыгарга, камерага, фотога төшерергә, сөйләшүне яздырырга мөмкин, ягъни хәзерге кәрәзле телефоннар бик күп төрле операция башкара. Алар бер, ике, өч симкалы булырга мөмкин.
 
==Кәрәзле телефоннарның зарары==
Радиотехник һәм радиоэлектрон приборлар ярдәмендә кешелек күзгә күренмәс электромагнитик пәрәвез барлыкка китерде. Югары һәм үтә югары көчәнешле электр үткәргечләре, күп сандагы радио-, телетапшырулар станцияләре, космик ретрансляторлар — боларның барысы да электромагнитик нурларның табигый тәэсиренә йогынты ясый.
 
Электр һәм магнит кырлары бөтен бер күренеш — электромагнитик кыр ул. Электромагнитик кыр — материянең корылмалы кисәкчекләре арасында үзара тәэсирне булдыртып торуның үзенә бер формасы. Тышкы электромагнитик тәэсирләр кеше организмына һәрвакыт йогынты ясый. Электромагнитик кырның кеше сәламәтлегенә тәэсирен өйрәнү безнең илдә узган гасырның 60 нчы елларында башланды.
 
База станцияләре (БС), мобиль радиотелефоннар кәрәзле телефоннар элемтәсенең төп элементлары булып тора. Ә болар ультра югары диапазонлы электромагнитик нурланыш чыганагын тәшкил итә. Зоналарга яки кәрәзләргә бүленү (гадәттә 0,5… 10 км) — кәрәзле телефон эшләвенең төп принцибы. Кулланучы трубкасындагы сигнал локаль база станция¬ләре тарафыннан тотыла һәм эзлекле рәвештә башка база станцияләренә җибәрелгәндә акрынлап, адресланган абонент кәрәзенә якынлаша. Кәрәзле элемтә эшләгәндә кәрәзле телефон һәм база станциясе электромагнитик кыр тудыра.
 
== Сылтамалар ==
* [http://forum.china-iphone.ru/viewtopic.php?f=7&t=1955 FLY-YING f003 (Кытай) nелефонына татарча прошивка]
* [http://www.azatliq.org/content/article/1183691.html Кесә телефонын татарлаштыру]
* [http://magarif.filial.tatmedia.com/ru/component/k2/item/516-k%D3%99r%D3%99zle-telefonnar-%D2%BB%D3%99m-bala-organizmyi?tmpl=component&print=1 Кәрәзле телефоннар һәм бала организмы / Разилә КАМАЛИЕВА, Зәй районы Сармашбаш төп мәктәбенең I квалификация категорияле физика укытучысы]
 
{{Навигация