Фәрваз Миңнуллин: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «Фәрваз Мөхәммәдулла улы Миңнуллин 1934 елның 5 августында Татарстан АССРның Арча районы Ишнарат а…» |
Рашат Якупов (бәхәс | кертем) Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 1:
{{Бер үк фамилия|Миңнуллин}}
Фәрваз Мөхәммәдулла улы Миңнуллин 1934 елның 5 августында Татарстан АССРның Арча районы Ишнарат авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1950 елга кадәр үз авылларындагы башлангыч һәм күрше Носы авылындагы җидееллык мәктәптә укый, аннары Арча педагогия училищесында (1950—1954) һәм В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетынң татар теле һәм әдәбияты бүлегендә (1954—1959) махсус урта һәм югары филологик белем ала. 1959—1961 елларда Татарстан Язучылар союзы органы «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1961—1964 елларда ул Казан университеты каршындагы аспирантурада укый, аспирантураны тәмамлагач, берникадәр вакыт Татарстан Культура министрлыгының сәнгатм бүлегендә өлкән инспектор хезмәтен башкара, ә 1965 елның маенда «Казан утлары» журналы редакциясенә кире кайтып, 1976 елның ахырына кадәр анда тәнкыйть бүлеген җитәкли. 1977 елның январенда Ф. Миңнуллинны Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп сайлыйлар. 1978 елның январеннан ул Идарә председателенең урынбасары, ә 1984 елның июленнән Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире хезмәтендә. Ул — 1978 елдан КПСС члены.▼
{{Шәхес
| исем = Фәрваз Миңнуллин
| рәсем =
| рәсем_зурлыгы =
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| рәсем язуы =
| тулы исем = Фәрваз Мөхәммәдулла улы Миңнуллин
| һөнәр =
| туу датасы = 5.08.1934
| туу җире = [[Ишнарат]], [[Арча районы]], [[ТАССР]]
| гражданлык =
| милләт = татар
| үлем датасы = 11.12.1994
| үлем җире = [[Казан]], [[Татарстан]]
| әти =
| әни =
| ир =
| хатын =
| балалар =
| бүләк һәм премияләр =
| сайт =
| башка мәгълүмат =
}}
'''Фәрваз Мөхәммәдулла улы Миңнуллин''' — [[татар]] [[язучы]]сы, тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре ([[1984]]).
▲
Әдәбиятка Фәрваз Миңнуллин 1960 еллар башында килә. Шул чорда көндәлек матбугатта басылган беренче әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре белән үзен нечкә зәвыкле, әдәби әсәрне дәлилле рәвештә анализлый һәм аның идея-эстетик кыйммәтен төгәл күрсәтә белгән сәләтле әдәбиятча итеп таныта. Ул — «Якты юллар» ([[1975]]), «Прозаның гражданлык йөзе» ([[1984]]), «Талантлар юлы» (1984), «Затлылык» ([[1989]]), «Балта явызлар кулында» ([[1994]]) исемле китаплар авторы.
Ф. Миңнуллин гомуми белем мәктәбенең җиденче класс укучылары өчен татар әдәбияты буенча дәреслек авторларыннан берсе буларак та билгеле. Ул шулай ук әдәби тәрҗемә эше белән дә актив шөгыльләнә. Аның тәржемәсендә Герберт Уэллсның «Күренмәс кеше» («Человек-невидимка», 1979) һәм Джек Лондонның «Мартин Иден» (1982) романнары басылып чыкты.▼
▲
== Чыганаклар ==
* Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.
{{Rq|image}}
[[Төркем:Татар язучылары]]
[[Төркем:Татар тәрҗемәчеләре]]
{{DEFAULTSORT:Миңнуллин, Фәрваз}}
|