Стоматология: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 5:
Һәр тешнең авыз эченә чыгып торган өлеше – коронкасы, муентыгы һәм тамыры була. [[Тешнең тамыры]] теш казналыгындагы ояга урнашкан һәм ул [[периодонт]] ярдәмендә аңа тыгыз бәйләнгән. Тешнең төп массасын сөяк сыман тукыма – [[дентин]] тәшкил итә. Дентин тышкы яктан коронка өлешендә – эмаль, тамыр өлешендә цемент белән капланган. Эмаль – кеше организмындагы иң каты тукымаларның берсе. Ныклыгы ягыннан аны алмаз белән генә чагыштырырга мөмкин. Дентин ныклыгы ягыннан сөяктән өстен, ләкин эмаль кебек үк түгел. Тешнең тамырын каплаучы [[цемент]] химик составы һәм төзелеше буенча сөяккә охшаш. Теш куышлыгы теш йомшагы – пульпадан тора. Ул кан тамырларына һәм нерв җепселләренә бай.
 
Русиядә теш сызлаудан интегүчеләр бик күп. Имән кебек нык, энҗе бөртекләре кебек тезелеп киткән, сау-сәламәт тешле кешеләр сирәк ди теш табиблары. Һәр ике баланың берсендә кариес. Олыгая барган саен ул тагын да арта. Өлкән яшьтәге кешеләрнең авызында, гадәттә, нибары 5-6 үз теше кала (алары калса әле). Шулай ук аңкау канау, тешкә таш утыру кебек авырулар да бездә киң таралган. Статистика буенча, Русиядә инде 6 яшьлек балаларның 88 процентында шундый авырулар күзәтелә. 35-40 яшьләрдә, аннан соң 65ләрдә авыз эчендәге хәлләр тагын да мөшкелләнә. Теш сызлау ашказаны, хәтта йөрәк авыруларына китерә, зәгыйфь тешләр исә бик мөлаем кешене дә ямьсезли.
 
==Теш авырулары==
Теш авырулары арасында иң еш очрый торганы – '''[[кариес]]'''. Кариесны микроорганизмнар барлыкка китерә. Ә микроорганизмнар азык калдыгын эшкәртеп сөт кислотасы ясыйлар. Тешнең эмаленда аз гына деффект булса, микроорганизмнар тешнең эчке ягына тиз үтеп керәләр. Аның башлануына организмның гомуми хәле үзгәрү, [[үзәк нерв системасы]]ндагы, [[матдәләр алмашы]]ндагы кимчелекләр дә сәбәп булырга мөмкин. Ул бернинди дә авырту сиздермичә башлана һәм аны бары тик табиб кына белә ала. Акрынлап кариес эмальдән дентинга күчә. Тештә төрле зурлыктагы чокырлар барлыкка килә. Бу вакытта теш әледән-әле авыртып торырга мөмкин. Азыктагы баллы, тозлы, әче матдәләр тәэсиреннән һәм салкын яки кайнар ашаганнан, яки салкын һава тәэсиреннән дә тешләрнең авыртып куюы ихтимал. Шушы тышкы тәэсирләр тукталу белән, теш сызлау да басыла. Кариес нәтиҗәсендә эмаль һәм дентин аша микроблар пульпага үтеп кереп, аны бозалар.
 
'''[[Пульпит]]'''ка бигрәк тә кичен һәм төнлә көчәеп китә торган кинәт сызлау хас. Мондый тешне дәвалау озаккарак сузыла. Бу очракта сызлау дәваламыйча да бетәргә мөмкин, чөнки пульпа үзенең сизү сәләтен югалта һәм авыру кеше тынычлана – табибка бармый. Ә пульпасы үлгән теш – микроблар үрчер өчен бик уңайлы урын. Тамырдагы каналлар аша микроблар периодонтка үтеп кереп, аның ялкынсынуын – периодонтит китереп чыгара.