Стоматология: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Стоматоло́гия''' (бор. грек στόμα — ''авыз'' + λογος — ''сүз'') — [[тешләр]]не, аларның төзелешен, авыруларын, авыруларның профилактикасы һәм дәвалауны өйрәнүче медицина бүлеге, шулай ук авыз куышлыгы, [[казналык]], орынып торган бит һәм муен өлкәләренең авыруларын өйрәнә. Стоматолог-табипны шулай ук дантист ({{lang-fr|dentiste}}) дип атыйлар. [[9 февраль]] инде күптәннән Халыкара стоматология көне буларак билгеләп үтелә.
 
Кешегә тешләр ике тапкыр чыга. Алты ай тулганда, баланың сөт тешләре чыга башлый. Ике-өч яшькә кадәр аның өске һәм аскы казнасында унар теше булырга тиеш. Ә даими тешләр 6-7 яшьтән 13-18 яшькә кадәрге чорда чыга. Алар һәр казналыкта 16 шар була. Табигый хәлдә өске алгы тешләр аскы алгы тешләрнең өчтән бер өлешен каплап торырга тиеш.
Һәр тешнең авыз эченә чыгып торган өлеше – коронкасы, муентыгы һәм тамыры була. [[Тешнең тамыры]] теш казналыгындагы ояга урнашкан һәм ул [[периодонт]] ярдәмендә аңа тыгыз бәйләнгән. Тешнең төп массасын сөяк сыман тукыма – [[дентин]] тәшкил итә. Дентин тышкы яктан коронка өлешендә – эмаль, тамыр өлешендә цемент белән капланган. Эмаль – кеше организмындагы иң каты тукымаларның берсе. Ныклыгы ягыннан аны алмаз белән генә чагыштырырга мөмкин. Дентин ныклыгы ягыннан сөяктән өстен, ләкин эмаль кебек үк түгел. Тешнең тамырын каплаучы [[цемент]] химик составы һәм төзелеше буенча сөяккә охшаш. Теш куышлыгы теш йомшагы – пульпадан тора. Ул кан тамырларына һәм нерв җепселләренә бай.
 
Строка 21 ⟶ 22 :
 
[[Төркем:Стоматология]]
 
[[ru:Стоматология]]