Авыл хуҗалыгы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
ZéroBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.1) (робот өстәде: als:Landwirtschaft
Courcelles (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 31:
# '''Салкынча пояс''' Ауразиянең, Төньяк Американың зур өлешен, Көньяк Американың көньягын алып тора. Монда соры икмәк культуралары, яшелчәләр, тамыразыклар, иртә бәрәңге үстерелә. Урыны-урыны белән җир эшкәртелә.
# '''Уртача пояс''' [[Патагония]]ны, [[Чили]]ны, [[Яңа Зеландия]], [[Тасмания]] утрауларын, [[Аурупа]]ны (көньягыннан башка), Себернең һәм Ерак Көнчыгышның көньягын, Монголияны, Төньяк Кытайны, Тибетны, Көньяк Канаданы һәм АКШның төньягын били. Монда җир ныклап эшкәртелә. Эшкәртелгән җирләрнең өлеше 60-70 %ка җитә. Монда арыш, бодай, солы, арпа, киндер, бәрәңге, яшелчә, тамыразыклар, терлек үләннәре, ә көнҗягында кукуруз, дөге, йөзем, көнбакты, җимеш агачлары үстерәләр. Даими көтүчелек бик үсеш алмаса да, куулы көтүчелек үсештә.
# [[Файл:Agriculture---RiceTea.jpg|thumb|200px|right|Ява утравындагы чәй кыры]]'''Җылы пояс''' Урта диңгез буен, АКШ, Мексика, Аргентинаның күпчелек өлешләрен, көньяк Африканы һәм Кытайны, Австралияны үз эченә ала. Монда елга ике мәртәбә уңыш җыялар: кышын- урта пояс культураларын һәм җәен- тропик беръеллыкларны (мамык) яки күпьеллыкларны (зәйтүн агачы, чәй, цитруслар, инҗир һ.б.).
# '''Эссе пояс''' Африканы, Көньяк Американы, Австралияне, Индонезияне, Гарәп ярымутравын, Көньяк Азияны били. Каһвә, шоколад, финик, пальма агачлары һ.б. үстерелә. Субарид зоналарда зур аз үсемлекле көтүлекләр урнашкан.