Колшәриф: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к Ilnur efende Qolşärif сәхифәсен Колшәриф итеп үзгәртте
к рәсем өстәү
Юл номеры - 24:
'''Колшәриф''' — мәшһүр [[татар]] каһарманы, [[шагыйрь]], дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид.
 
Тарихи чыганакларда Колшәрифнең тәрбияле, укымышлы, затлы нәселдән булуы искәртелә. [[1546 ел]]да, әтисе Мансур үлгәч, [[Казан]] руханиларының җитәкчесе итеп сайлана. Бу — Казан мәмләкәтенең катлаулы, каршылыклы, һәлакәт алды еллары. Колшәриф илдә иминлекне торгызырга, Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләрне тыныч, сәяси юл белән хәл итәргә омтыла. [[Файл:Firinat xalikov war.jpg|300px|left|thumb|Кошәрифнең укучыларә белән Казанны алучыларга каршы тору, [[Фиринат Халиков]] рәсеме.]]Әмма [[Явыз Иван]] хөкүмәте аның тәкъдимнәрен кире кага һәм [[Казан]]га каршы канкойгыч сугыш башлый. Башка чара калмагач, Колшәриф тә, бүтән ватандашлары белән берлектә, үз иленең, халкының бәйсезлеген саклап көрәшкә күтәрелә. Колшәриф һәм аның янындагы башка татар укымышлыларының батырларча һәлак булуын бу күренешләрнең шаһиты кенәз А. Курбский да билгеләп китәргә мәҗбүр була. Шулай итеп, 1552 елның 2 октябрендә, ил белән бергә, аның рухи остазы — Колшәрифнең дә гомере киселә.
 
Кызганычка Колшәрифнең бик аз әсәрләре генә сакланып калган.