«Көнчыгыш Төрки каһанлыгы» битенең юрамалары арасында аерма

к
Рәсем, текст + == Искәрмәләр == {{искәрмәләр}}
к (== Шулай ук карагыз == {{Портал|Тарих}})
к (Рәсем, текст + == Искәрмәләр == {{искәрмәләр}})
[[Файл:Восточно-Тюркский каганат.png|200px|thumb|right|Көнчыгыш Төрки каһанлыгы]]
[[Файл:Bilge Tonyukuk Monument.jpg|thumb|left|250px|Билге каһанга куелган һәйкәлташында "Түрк" язылган урын. Бу язулар тарихта беренче тапкыр ''[[татар]]'' сүзе кулланылган документ булып торалар.<ref>[[:ru:Татары (этноним)]] {{ref-ru}}</ref>]]
'''Көнчыгыш Төрки каһанлыгы''' - [[Урта Азия]]дагы, [[Кытай империясе]] җирләре янәшәсендәге төрки дәүләт. Баштарак ул үз бәйсезлеген саклый алган, ләкин бераздан яңадан шул ук империягә бәйле булып калган. VII йөз азагында төркиләр Кытайга каршы зур күтәрелеш оештырганнар, һәм каһанлык үз куәтен кабат ныгыткан. VII йөз азагында һәм VIII йөз башында дәүләтнең чикләре шактый киңәйгән, [[Көнбатыш төрки каһанлыгы|Көнбатыш каһанлыкның]] көнчыгыш төбәкләренә кадәр барып җиткән. Әмма Кытай белән, бу юлы инде Тан династиясе империясе белән, үзара мөнәсәбәтләр яңадан киеренкеләнгән. VIII йөзнең 30 нчы елларында булып үткән каты бәрелешләрдә каханлык үз иреген кабат саклап калган. Бу сугышларда Билге кахан (ул 716—734 елларда идарә иткән) һәм бигрәк тә аның энесе, урта гасырларның атаклы каһарманы, гаскәр башлыгы, ханзадә (принц) Күлтәгин зур хәрби осталык күрсәткәннәр.
Көнчыгыш Төрки каханлыгы соңгы кахан Озмыштәгин идарә иткән чорда, 745 нче елда, Уйгыр каханлыгы белән каты сугышта тар-мар ителгән. Каханлыкның борынгы татар һәм угыз гаскәрләреннән торган армиясенең бу бәрелеше хакында уйгыр ханы Муенчурның кабер ташына язылган. Бу истәлектәге мәгълүматларга караганда, әлеге сугыш кырына 30 мең татар чыккан. Ул ерак заманнар өчен бик зур сан бу.
== Шулай ук карагыз ==
{{Портал|ТарихТатар тарихы}}
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
== Чыганаклар ==
* [http://kitap.net.ru/fahretdinov/ Равил Фәхретдинов, ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ]
 
 
[[Төркем:Тарихи дәүләтләр]]
86 149

правок